Добавить новость

"Ъ": заочно арестован подсудимый, сбежавший в вооруженные силы

Дни культуры ОАЭ открылись в Москве – Ольга Любимова

Молодогвардейцы напомнили жителям Мытищ правила безопасности на водоемах

МИД России выразила протест посольству Японии



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шамил Садыйков: Татар журналистын әзерләүдә иң зур мөмкинлекләр – Филология институтында

Шамил Садыйков: Татар журналистын әзерләүдә иң зур мөмкинлекләр – Филология институтында

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булачак татар журналистларын әзерләү өчен иң зур мөмкинлекләр бар. Бу хакта ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләде.

«Беренчедән, балалар әлеге институтка укырга кергәч, тел дөньясына чума. Икенчедән, монда татар мохите бар. Бүгенге көндә бу институтта татар телендә театр студиясе, татар телендә телевизион студия эшли. Татар теленең дөньядагы иң көчле белгечләре биредә тупланган. Шуңа күрә татар журналистларын барлыкка китерү буенча иң зур мөмкинлекләр – шушында. Аның нәтиҗәсе дә бар: бүгенге көндә «Татмедиа»да журналистиканы филология нигезендә өйрәнгән журналистлар эшли һәм уңышлы эшлиләр», – диде Шамил Садыйков.

Ул үзләрен татар журналистикасы, татар әдәбияты өлкәсендә табасы килгән кешеләргә шушы юнәлешкә укырга керергә тәкъдим итте. «Иң мөһиме, монда 20 бюджет урыны бар. Дүрт ел элек Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән хезмәттәшлек итә башладык. Татар телендә сөйләшә, яза белгән татар балалары кирәк иде. Бу экспериментны дүрт ел элек башлап җибәрдек һәм ул бик уңышлы булып чыкты дип әйтә алам. Бүгенге көндә дүрт группа студентлар бар, аларның күпчелеге безнең редакцияләрдә эшли. «Татмедиа»га килгән яңа кадрларның күбесе КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан килә», – дип билгеләп үтте ул.

Шамил Садыйков журналистика юнәлешендә белем алганын, шушы юнәлешне тәмамлавын әйтте. «Бу студентларны күреп, аларга кызыгам. Элекке журналистика факультетыннан аермалы буларак, аларга татар журналисты булып үсеш кичерер өчен монда шартлар күбрәк. Әлеге уку юнәлеше бүгенге көндә студентлар өчен татар массакүләм матбугат чараларында карьера төзү мөмкинлеген ача», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

«Татар телен камил белгән, яхшы баллары булган балалар килә ала, конкурс нигезендә укырга керәләр. Группаларда бик көчле состав. Дүрт-биш ел элек: «Татар телен камил белгән балалар килми», – дип борчылган идек. Эш башланып киткәч, шуны күрдек: елдан-ел төркемнәрдә телне белүче яшьләр арта бара, телне белүләрен камилләштерәләр. Табигый рәвештә татарча яхшы сөйләшкән балалар килә. Шул нигездә, профессиягә, милләтебезнең яшәешенә өметебез зур», – диде Шамил Садыйков.

Ул институт директоры Рәдиф Җамалетдиновка рәхмәт әйтте. «Аның ярдәме, инициативасы булмаса бу эш барлыкка килә алмас иде. Филологлар арасыннан журналистлар әзерләү – дөрес эш булып чыкты. Телләре камил булган балаларны журналистикага өйрәтү – дөрес юнәлеш. «Татмедиа»да татар журналистларына ихтыяҗ зур, балаларны редакцияләрдә көтәбез. Алар телне генә өйрәнми, «Татмедиа»да практика да үтә, профессионал булып тәҗрибә туплап чыгалар», – дип искәртте.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» профиленнән тыш, «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән эшләү», «нәшрият эше» белгечлекләрен дә «Татмедиа» белән гамәлгә ашыруларын әйтте.

«Бу проектны башлап җибәргәндә Шамил Мөхәммәтович һәм аның командасы, журналистлар, хезмәткәрләр белән бер өстәл артына утырып, уку планын эшләдек. Беренче чиратта, теоретик белем дә бирәбез, гамәли якка да игътибар бирәбез. Бүгенге көндә әлеге студентлар белән республикабызның иң алдынгы журналистлары эшли. Атнаның бер көнендә студентлар редакцияләргә килә, танышып чыга һәм үзләренә кызыклы булган юнәлешне сайлап, практика үтә», – диде институт директоры.

Рәдиф Җамалетдинов Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка да рәхмәт әйтте. «Әлеге комиссия ярдәме белән «Дулкын» дип исемләнгән махсус студия булдырдык, балалар студиядә кайный. Әгәр дә без медиа өлкәсенә, бигрәк тә аның милли юнәлешен ныгытуга өлешебезне кертә алабыз икән, бик шат булыр идек», - диде ул.

  • Казан федераль университетына кабул итү кампаниясе 20 июньнән башланды. «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» профиленә гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Воробьёв заявил, что на месте "Крокуса" не станут строить новый концертный зал

Российские разработчики представили проекты с использованием ИИ на акселераторе «В8» в Якутске

Масштабный флаг России развернули у стен Музея Победы

В него не верил даже родной отец, а он восхитил легенду СССР, покорил мир и был близок к НХЛ. История Добрышкина

Музыкальные новости

Дни вьетнамского кино пройдут в Москве

Певец Алекс Анохин стал участником III Всероссийской музыкальной ассамблеи

НА ОЛРЗ ПРОШЛО ОБУЧЕНИЕ В РАМКАХ РЕАЛИЗАЦИИ ПРОЕКТА РАЗВИТИЯ ПРОИЗВОДСТВЕННЫХ СИСТЕМ

Песков подтвердил информацию о подготовке визита Аббаса в Москву

Новости России

После публичного обращения врачей из Новоуральска СКР возбудил уголовное дело

Губернатор Воробьев заявил, что концертного зала на месте «Крокуса» не будет

В центре Москвы открылись Дни культуры Объединенных Арабских Эмиратов

Акция по уборке водоемов от мусора «Вода России» прошла в Можайском округе

Экология в России и мире

«585*ЗОЛОТОЙ» посчитала, сколько тратят на покупку солнцезащитных очков к лету в Ростове-на-Дону

Ледяная ловушка: доктор Кутушов рассказал про опасность мороженого в жаркую погоду

Отборочный этап «Абилимпикса» прошел в Реутове

Деликатес в чаше: всего по чуть-чуть

Спорт в России и мире

Зарина Дияс сотворила громкую сенсацию на Уимблдоне-2024

МОК допустил Медведева и Андрееву к участию в Олимпиаде

Теннисистка Анастасия Тихонова вышла в ½ финала квалификации Уимблдона

Теннисистка Калинская не примет участие в Олимпиаде, несмотря на допуск от МОК, сообщил Тарпищев

Moscow.media

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Более 12 млн раз проехали автомобилисты по платной трассе М-12 Восток

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Компания «Татспиртпром» за 6 месяцев внедрила электронный архив Directum и перешла на налоговый мониторинг











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Молодогвардейцы напомнили жителям Мытищ правила безопасности на водоемах

Туляк победил на Всероссийских соревнованиях по авиамодельному спорту

Сергей Собянин. Главное за день

"Ъ": заочно арестован подсудимый, сбежавший в вооруженные силы