Рәссам Марина Марьянич «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле өчен «Костюмнар эше буенча рәссам» номинациясендә «Алтын битлек»кә ия булды.
Мәхмүт Галәү әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган әлеге спектакль 9 номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә.
Марина Марьянич быел Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлады. Ул Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов укучысы.