26 июньдә 13.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортының тантаналар залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Актаныш-информ» редакциясенең матбугат ветераны Әмирҗан Моталлаповка 90 яшь тулу уңаеннан «Данлы юллар һәм еллар» дип аталган әдәби-мәдәни кичә үткәреләчәк.
«Әмирҗан ага — «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсендә, әдәби түгәрәк булып нигез салынган вакытыннан алып, әгъза булып тора. 1957 елның 20 октябрендә оештырылган беренче утырышында катнашучы, берләшмәгә нигез салынган көннән бирле иҗатта кайнаучы, аның тугры дусты», — диде «Актаныш таңнары» газетасы каршындагы Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Шәйгәрданова.
Әмирҗан Моталлаповның иҗади эшчәнлеге Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал премияләре, «Татарстанның атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр белән бәяләнә.
Лилия Шәйгәрданова әйтүенчә, яшь иҗатчыларны тәрбияләүдә дә әдипнең роле зур. «Иҗаты шигырьләр язу белән башланган прозаик. Ул 33 китап авторы. 66 ел берләшмәдә иҗат итеп, бик күп каләм тибрәтүче яшьләребезгә иҗат серләрен төшендереп, язучылык дәрәҗәсенә күтәрүче», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әмирҗан Закирҗан улының кызы Клара Моталлапованы да райондашлары иҗади сәләтле шәхес буларак белә. Ул әлеге вакытта Актанышның балалар китапханәсендә эшли.