ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин җиденче чакырылыш республика парламенты сайлауларында ни өчен катнашмавын аңлатты. Депутат матбугат конференциясендә журналистларга шул хакта сөйләде.
«Миннән күпләр: «Ә ник бармыйсың, син кая барасың?» - дип сорый. Аларга: «Пенсиягә чыгам», - дип әйтәм. Минемчә, җиткәндер. 77 тулды инде. Башкалар, яшьләр эшләсен. Ә белгеч, консультант дәрәҗәсендә рәхәтләнеп эшләячәкмен», - дип белдерде парламент комитеты җитәкчесе. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Яһудин үзенә кушылган эшкә һәрвакыт җаваплы каравын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, холкының нәкъ менә шушы сыйфаты аңа «дәүләт хезмәтеннән депутатка кадәр үсәргә» ярдәм иткән.
Ул фәнни эш белән шөгыльләнүен, юридик фәннәр кандидаты булуын да искәртте. Аерым алганда, ул республиканың статусы темасын өйрәнгән.
«Барыгызга да киңәш итәм. Дәүләт хезмәткәрләренә дә, депутатларга да фәнни эш белән шөгыльләнү комачауламый. Боларның барысы да файдага гына. Һөнәри, шул исәптән хокукый белем дәрәҗәсен күтәрергә тәкъдим итәм, чөнки хокук – безне чолгап алган бөтен нәрсә», - дип сүзен төгәлләде депутат.