Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов гражданнарны кабул итте. Ул халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны тыңлады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Кабул итү барышында төзекләндерү һәм торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Һәр мөрәҗәгать каралды, халыкка җентекле аңлатма һәм җавап бирелде.
Район башлыгы җаваплы хезмәтләргә килгән барлык мөрәҗәгатьләр буенча эшләргә кушты.