Бөтендөнья татар конгрессы Корбан гаете уңаеннан Курган өлкәсенең Йолдыз авылында мохтаҗ гаиләләргә ит өләшкән. Корбан догасы һәм ниятен авыл имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин укыган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Искәртик, 2023 елның 7 маенда Йолдыз авылына табигатьтә чыккан янгыннан зур зыян тиде. Торак пунктның зур өлеше янып бетте, бары тик бер урам, авылның административ үзәге һәм мәчет калды. Авылны бөтен ил татарлары торгызды.
Шулай ук 22 июньдә Курганда шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла. 23 июньдә исә Курган өлкәсенең Шадринск районы Йолдыз авылында Сабантуй милли бәйрәме узачак.