Нурлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә «Әдәп-әхлак тәрбиясе бирү - безнең уртак бурычыбыз» дип аталган конференция узды. Бу хакта «Нурлат-информ» сайтында Айгөл Сергеева яза.
Чарада дин әһелләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәктәп директорларының милли мәсьәләләр буенча урынбасарлары, туган тел һәм әдәбият, ислам нигезләре укытучылары катнашты.