Лениногорск районы Шөгер авылында, якынлашып килүче Сабантуй бәйрәменә багышланган сөлге җыю йоласы узды. Бу хакта «Зуман сулышы» Шөгер авылы мәдәният учагының ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Авылның Мәдәният йорты хемәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр һәм «Тургай» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән Сабантуй бәйрәменә сөлге жыю йоласы оештырды.
«Сөлге жыю – элек-электән килгән татар халкының гореф-гадәтләренең берсе. «Бөтен авыл халкы бар эшен ташлап, сөлге җыючыларны көтте. Без килгәч, җырлап- биючеләре дә, матур теләк әйтүчеләре дә булды. Бүләкләрне бик зурлап жыйдык. Сөлге җыю бик күңелле узды», - диелгән хәбәрдә