26 апрельдә Мордовия Республикасының А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәсендә Туган ел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «И туган тел, и матур тел…» дигән әдәби кичә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әдәби кичә китапханәнең милли һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге татар әдәбияты секторы тарафыннан әзерләнде. Чакырылган кунаклар арасында Дини-мәдәни үзәк директоры Фатих Шәфиев һәм «Юлдаш» газетасы хәбәрчесе Наилә Насыйрова бар иде. Республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре - Ләмбрәнең 1нче, Саранскиның 11 һәм 38нче мәктәпләре мөгаллимнәре һәм укучылары кичәнең иң актив катнашучылары булды.
Әдәби кичәдә Габдулла Тукайның иҗат һәм тормыш юлы, татар телен укыту, төбәктә татар телен, тарихын һәм мәдәниятен саклау эшчәнлеге турында докладлар тәкъдим ителде. Шулай ук Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты, татар теле турында материаллардан торган «И туган тел, и матур тел…» дип аталган китап күргәзмәсе һәм шул исемдәге презентация әзерләнгән иде.
Ләмбрәнең 1нче мәктәбе укучысы Диләрә Сюбаева һәм Саранскиның 38нче мәктәбе укучысы Дарья Блинникова татар җырларын башкарды. Музыкаль чыгышлар туган тел турындагы һәм Габдулла Тукай шигырьләре белән үрелеп барды, аларны Саранскиның 11нче мәктәбе укучылары, Ләмбрәнең 1нче мәктәбе мөгаллимнәре һәм укучылары укыды.