Актанышта гаилә учагын Әтәс авылының өч балалы Салиховлар гаиләсе Минзәләнең шулай ук күп балалы үрнәк гаиләсенә тапшырды. Озату чарасында яшьләргә алтын туйларын билгеләп үтүче Вәсилә белән Таһир Әхмәевлар һәм 60 еллык бриллиант туйларын каршылаучы Мария белән Мөбарәк Шәйгәрдановлар хәер-фатихаларын биреп озатты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Бөтенроссия гаилә учагын тапшыру тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты.
Фото: © https://aktanysh-rt.ru/
Районда үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, киң җәмәгатьчелеккә таныту буенча зур эш башкарыла. Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елында бу күркәм чаралар аеруча күңелле һәм эчтәлекле уза. Бәйрәмнәрдә төрле буын вәкилләре катнаша. Аларны бер матур сыйфат – тату гаилә төзү, саклау берләштерә. Бүгенге Бөтенроссия Гаилә учагын тапшыру танатанасы шуның ачык мисалы.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәр гаиләнең тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер итә белүләре, тәрбияле-итәгатьле, хезмәт сөючән балалар үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып яшисез. Кайгысын да, шатлыгын да, газабын да бергә уртаклашып гомер кичердегез. Хәзерге яшь парлар сезнең гомер итүегезгә соклана, сезнең тормыштан үрнәк алып матур, тату гаилә корырга, бер-берен кадерләп яшәргә өйрәнә», - дип киләчәктә татулыкта, сәламәтлек белән якыннарының хөрмәтен күреп яшәүләрен теләде һәм чәчәк бәйләме белән үзенең Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.
Тантаналы бәйрәм район мәдәният сарае артистларының матур, эчтәлекле җырлары белән үрелеп барды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова башкарган җыр мизгелләрендә Таһир- Вәсилә Әхмәевлар Мөбарәк белән Мария Шәйгәрдановлар мәхәббәтләренең көчен вальс биеп тә күрсәтте. Истәлекле чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Фото: © https://aktanysh-rt.ru/