Казан аэропорты эшендә һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү өчен вакытлы чикләүләр кертелде, дип хәбәр иттеләр Росавиациядә.
Читать дальше...
Алабугалылар Яңа ел алды төнен «Гуляй» паркында үткән бәйрәмдә каршы алды. Биредә матур утлар арасында урнашкан төп сәхнәдә шәһәр мәдәният сарае, «Йолдызлык» үзәге һәм «Новое поколение» талантлар студиясе коллективлары чыгыш ясады. Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерт программасы алабугалылар өчен зур бүләк булды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Читать дальше...
Махсус хәрби операциядәге Актаныш районы егетләре - Татар Суыксуы авылыннан Алмаз Хуҗин белән Иске Байсар авылыннан Ирек Бәйрәмов барлык райондашларын Яңа ел бәйрәме белән котлады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Читать дальше...
Артур Галиуллин Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбендә бокс буенча тренер булып эшли. Ул Татарстан Республикасының шәһәр округлары һәм муниципаль районнары арасында «2024 елгы спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры» республика конкурсының «Массовость» номинациясендә лауреат булды.Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Читать дальше...