Бүген «Салават Күпере» торак комплексында Казанның «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО поликлиникасының филиалын ачу тантанасы узды. Видеоконференцэлемтә режимында ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Тверь янындагы «Межурка» коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте территориясендәге шәхси йортта дүрт баланың мәете табылган. Бу хакта Тверь өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт иҗатындагы җырлар турында сөйләде. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә әйтте.
Читать дальше...
Шимбә көнне, 28 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә бераз кар һәм җепшек кар ява, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Читать дальше...
Казан халыкара аэропортында икенче көн рәттән чикләүләр кертелде. Аэродром вакытлыча авиарейслар кабул итми һәм җибәрми, дип хәбәр итә Росавиация.
Читать дальше...
2019-2024 елларда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 32,8 миллиард сум юнәлдерелгән. 352 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән, һәм шулай ук авария хәлендәге 648 торакта яшәүчеләр күчерелгән (2024 ел азагына кадәр тагын 17 торактан күчерү планлаштырыла). Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Кама район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары йөрәге 10 тапкыр туктаган пациентны коткарган. 54 яшьлек ир-атка инфаркт булган. Медицина хезмәткәрләре өч сәгать дәвамында аны реанимацияләгән. Фельдшерлар, чакыруга килеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, ирне ашыгыч рәвештә хастаханәнең кабул итү бүлегенә илтергә җыена, ләкин ир-атның йөрәге туктый. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ хәбәр итә.
Читать дальше...
Буа шәһәренең Яшьләр урамында урнашкан ике подъездлы 40 квартиралы йорт файдалануга тапшырылды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына салынган. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Лениногорскида М.Горький исемендәге ял паркында Кыш бабай резиденциясе, ягъни Кыш бабай йорты үз ишекләрен ачты. Яшь лениногорскилылар Кыш бабайда һәм Кар кызында кунакта булырга өлгерде инде. Балалар шигырьләр сөйләгәч, Кыш бабайның татлы күчтәнәч бирүе тагын да күңелле мизгел булды. Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Читать дальше...
Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Читать дальше...
Саба районы Лесхоз бистәсендә Мишә авыл җирлегенең бильярд буенча финал ярышлары узды. Ярышлар агымдагы елның сентябрь аенда старт алган иде. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Читать дальше...