БРИКС саммиты һәм аның белән бер үк вакытта барган мәдәни чаралар 2024 елда Татарстан тормышындагы төп вакыйгалар булды. Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн эфирында шулай дип белдерде.
Читать дальше...
26 декабрьдә Самара өлкәсенең Камышлы авылындагы иске мәчет каршында эшләүче мәдрәсә 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Читать дальше...
2025 елда Татарстан башкаласы мәктәпләрендә кайнар аш бәясе 4-10 сумга артачак. Казан мэриясенең матбугат хезмәте Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Читать дальше...
Татарстан башкаласында 2024 елның декабрь ахырында, ипотекага сатып алу өчен, яңа йортларда бер бүлмәле фатир бәясенең 77,4 проценты күләмендә акча җыярга кирәк. Юкса банклар ипотека кредиты бирүдән баш тарта, дип хәбәр итә РБК-Недвижимость.
Читать дальше...
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бердәмроссиялеләрне муниципаль районнарда яшәүчеләр белән эшне көчәйтергә чакырды. Партия төбәк бүлеге сәяси советы президиумының йомгаклау утырышында ул шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Башкортстан татарлары иҗтимагый үзәгенең беренче рәистәше, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Хуҗин вафат булган. Бу хактагы хәбәрне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы экс-вәкиле, танылган композитор Алик Локманов раслады.
Читать дальше...
Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Казанның күп балалы Лубчуклар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларның хыялын чынга ашырды. ТР вице-премьеры аппаратында шулай дип белдерделәр.
Читать дальше...
Якынлашып килүче 2025 елда РФ Дәүләт Думасы мәктәпләрдә уку йөкләнешен киметүне өстенлекле мәсьәлә итәргә һәм ил Хөкүмәте белән бергә тиешле карарлар әзерләргә ниятли. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Telegram-каналында шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Киләсен елның сентябрендә ТР Рәисен сайлау узачак. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупларга әзер. Партиянең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм озатуга карата кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Росавиациянең рәсми вәкиле шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин шул исәптән махсус операциядә катнашу чорында әсирлеккә төшкән яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең балаларына айлык социаль түләүләр турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган.
Читать дальше...
Түбән Кама мөхтәсибәтенең Колмакчы авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ачылышта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, шулай ук район имамнары, иганәчеләр, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Читать дальше...
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Салават Камалетдинов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тиешле бүләкне аңа ТР Үзәк сайлау комиссиясенең йомгаклау утырышында тапшырдылар.
Читать дальше...
Бүген, 27 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кар булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Читать дальше...
Казан аэропорты эшенә вакытлыча чикләүләр кертелгән, аэропорт вакытлыча рейслар кабул итми һәм җибәрми, дип хәбәр итә Росавиация вәкиле
Читать дальше...
Яңа ел алдыннан 63, 64, 69 нчы микрорайоннар халкы өчен мөһим вакыйга булды. Биредә медицина офисы ачылды. Анда 7нче поликлиника табиблары халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Читать дальше...
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов махсус хәрби операция зонасындагы якташларына автомобильләр тапшырды. Сәфәргә ул «Колос» агрофирмасы генераль директоры Ранис Мәүлиханов һәм «Татарстан» агрофирмасы җитәкчесе Айрат Халитов белән барды.
Читать дальше...
Кукмара Мәдәният йортында балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бу хаакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
Читать дальше...
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, Кыш бабай белән Кар кызы «Zаинск с Vами» маскировкалау челтәрләре үрүче волонтерлар төркеме янында булды. Алар игелекле эш башкаручы хатын-кызларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр тапшырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбе укытучысы Гөлнур Сәгыйтова районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Бөтенроссия бәйгесе муниципаль этабы җиңүчесе дип танылды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Читать дальше...