Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Теләкләр чыршысы» традицион Яңа ел акциясендә катнашты. Ул ТР парламенты бинасында куелган чыршыдан Әлмәт һәм Биектауда яшәүче өч баланың теләкләре язылган шарларны алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
2025 елда беренче эш атнасы нибары ике көн дәвам итәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бәйрәмнәр алдыннан шул хакта искәрттеләр.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Казаннан 12 яшьлек Диманың хыялын чынга ашырачак. Республика җитәкчесе ТР Дәүләт Советы утырышы алдыннан әлеге акциядә катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында Татарстанның яңа җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Читать дальше...
Мәскәүдә, архив документлары буенча «Беренче татар мәчете» буларак билгеле, Тарихи мәчет төзекләндерү-реставрация эшләренә ябылган. Мәчетнең тарихи рәвешенә туры китереп, инженерия коммуникацияләрен алыштыру, фасадын һәм эчке өлешләрен яңарту эшләре планлаштырыла. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны республика парламенты җитәкчесе вазифасында эшли башлавының 30 еллыгы белән котладылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында аңа нәтиҗәле эше өчен рәхмәт әйтте.
Читать дальше...
Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар казанлыларга төнге икегә кадәр хезмәт күрсәтәчәк, метрополитен 00.00 сәгатьтә ябыла. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Татарстанның Әлки районының Иске Чаллы авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Биредә «Иске Чаллы авылының үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага фәнни – гамәли конференция узды.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус операция зонасында 1234нче полкта хезмәт итүче республика хәрбиләренә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыруларын күрсәтте. Республика җитәкчесенең телеграм-каналында шуның видеосы чыкты.
Читать дальше...
Россиялеләрнең өчтән бер өлештән артыгы, әгәр Кыш бабайга хат язсалар, махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешүне теләүләрен әйткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Наил Залаковка депутат таныклыгын һәм значогын тапшырды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
23 декабрьдә Татарстанда шимбә көнне Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм иткәннән соң кертелгән гадәттән тыш хәл режимы гамәлдән чыгарылды. ТР лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле боерыгына сылтама белән шулай дип дип белдерде.
Читать дальше...
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш республика парламентының алтынчы утырышында бу елда депутатлар тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗә ясаячак. Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 24 мәсьәлә кертелгән, шуларның җидесе – республика закон проектлары – беренче укылышта каралачак.
Читать дальше...Башкортстан Республикасы башкаласында «Ufa.Tatar» форумы узды. Чарада катнашкан «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова яшьләрнең нинди артистларны тыңлавы турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Россиядә бүген башланган эш атнасы алты көнлек булачак. Шимбә, 28 декабрь, дүшәмбе, 30 декабрь.урынына, эш көне булачак.
Читать дальше...
Бүген, 23 декабрьдә, Татарстанда температура фоны акрынлап түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Кызыл Хач оешмасының Татарстан төбәк бүлеге «Росплазма»ның Казандагы филиалы белән берлектә «БРИКС донор гаиләсе» хәрәкәтен башлап җибәрде. Плазма донорлыгына Татарстанда яшәүче чит ил гражданнарын җәлеп иттеләр.
Читать дальше...
Аксубайда 2нче мәктәпнең Беренчеләр хәрәкәте активистлары төрле жанрдагы китаплар урнаштырылган киштә ачты. Анда классик әдәбият та, бестселлерлар да урын алган. Биредә танып белү әдәбиятын да, мавыктыргыч маҗараларны да табарга мөмкин. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Кукмара районында «Ак калфак» берләшмәсенең чираттагы очрашуы «Йолдызлык» балалар бакчасында булды. Биредә татар халкының милли хәзинәсе булган «Каз өмәсе» йоласы балалар тарафыннан матур итеп күрсәтелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Венера Әхмәтшина хәбәр итә.
Читать дальше...
Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операция катнашучы Эльдар Әсадуллин белән очрашты. Бу хакта «Ютазы таңы» сайтында Роза Әхмәдиева хәбәр итә.
Читать дальше...
Лениногорскида сәнәгать, уку йортлары, мәктәпләр, авыл җирлекләре, күпкатлы йорт ишегаллары арасында Яңа ел бизәкләре бәйгесе игълан иткәннәр иде. Бәйгегә нәтиҗә ясалды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Читать дальше...