Республика партиясеннән Америка Кушма Штатлары президентлыгына кандидат Дональд Трамп сайлаучыларның 277 тавышын алган. Аның оппоненты – гамәлдәге вице-президент, Демократик партиядән дәгъвачы Камала Харрис 226 тавыш җыйган. Бу хакта республикачыларга теләктәшлек күрсәтүче Fox News телеканалы хәбәр итә.
Читать дальше...
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык татарстанлыларны Татарстан Конституциясе көне белән котлады. Ул моннан 32 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, Югары Советның республиканың Төп законын кабул итү өчен бертавыштан диярлек тавыш бирүен искәртте.
Читать дальше...
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды.
Читать дальше...
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган ягы – Тукай районы Яңа Бүләк авылында «Гасырларны кичкән татар моңы» дип исемләнгән зур концерт оештырды. Концертта Татар дәүләт филармониясе артистлары, Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале һәм Республика премиясе лауреатлары чыгыш ясады.
Читать дальше...
Татарстанда чәршәмбе, 6 ноябрьдә (ТР Конституциясе көне), көндез урыны белән бераз кар явачак.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
Читать дальше...
8 һәм 9 ноябрьдә Питрәч районында супермаркетларда «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
Читать дальше...
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проект кысаларында Арча районыны Яңа Кенәр авылында «Җиһангирлар паркы» сафка басты. Узган атнада әлеге паркны ачу тантанасы булды. Бәйрәм Яңа Кенәр урта мәктәбендә башланып китте. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.
Читать дальше...
Мөслим районы Мәлләтамак авылында «Сөләйман» мәчетенең 20 еллыгын уздырдылар. Чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте, дип яза «Авыл офыклары» газетасы.
Читать дальше...
4 ноябрьдә Мәскәүнең Горбунов исемендәге мәдәният сараенда International dance festival (халыкара хореография фестивале) «KONKURENT» чарасы узды. Бәйгедә «Әлмәтем» халык бию ансамбле җиңү яулады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Читать дальше...