КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин фикеренчә, Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повестендә шагыйрьнең биографиясенә мөнәсәбәтле бик күп төгәлсезлекләр бар.
Читать дальше...
Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты Россия парламентының түбән палатасына киләсе елда илдә хезмәткә түләүнең минималь күләмен 22 440 сум дәрәҗәсендә билгеләү турындагы закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
Читать дальше...
19 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Төркиянең башкаласы Анкара шәһәрендә Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылачак. Чараны Анкарада яшәүче татарлар оештыра.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеген Легендалар Кубогына лаек булуы белән тәбрик итте.
Читать дальше...
2025 елда ана капиталы күләме беренче балага – 46 мең, икенчесенә 61 мең сумга арттырылачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде.
Читать дальше...
БРИКС саммиты барган вакытта Казан аэропорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. 19 октябрьдән казанлыларга һава аланына тимер юл вокзалыннан йөри торган электропоездларда барырга киңәш ителә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Бүген, 14 октябрь, Башкортстан Республикасы Шаран районы мәдәният йортында мәшһүр тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов белән хушлашу мәрасиме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан 2023 елда халыкның матди байлыгы буенча төбәкләр рейтингында 12нче баскычта урнашты. Республика 65,39 балл алды, бу 2022 елдагыдан 8,31 баллга күбрәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...Казанның 186нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төбәкләрдә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру темасына багышланган семинар булды. Ижевскидан Татьяна Волкова семинардагы барлык укытучыларны туган телне саклауда үз өлешен кертер өчен тырышуларын билгеләп үтте.
Санкт-Петербургта татар теле курслары әле дә бик популяр, чөнки мегаполиста яшәүче күп кенә татарлар хәзер әти-әниләре һәм әби-бабаларының телен белергә тели. 6 октябрьдә КФУның Каюм Насыйри институты Санкт-Петербург Мәдәни-белем бирү үзәгендә – татар милли-мәдәни автономиясенең Татар мәдәнияте үзәгендә курсларның өченче дәресе узды. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы хәбәр итә.
Читать дальше...
Менделеевск районы Турай авылы халкы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә актив катнашуын дәвам итә. Битараф булмаган һәм ярдәмчел гражданнар посылкалар комплектлаштыру өчен өй токмачы кисте. Эш авылның Активист пенсионерлар берлеге тарафыннан башкарма комитет базасында оештырылды, дип яза «Татар-информ».
Читать дальше...
Ноябрьдә россиялеләр 4 октябрьдә (дүшәмбе) ял итәчәк. Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә гражданнарны өстәмә ял көне көтә.
Читать дальше...
Казансуның яр буе территорияләрен үстерүгә 460 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Дәүләт сатып алулары порталында шул хакта тендер урнаштырылган.
Читать дальше...
Дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстанда аз болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...Мәләкәс авыл җирлегеннән мобилизацияләнгәннәргә посылкалар тапшырылган.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) һәм Федераль педагогик үлчәүләр институтында (ФИПИ) БДИның контроль үлчәү материалларын эшләүчеләр имтиханнарда катнашучылар һәм педагоглар өчен онлайн-консультацияләрнең яңа сериясен башлый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Яктылык» мәктәбендә пленар утырыш узды» дигән язма чыкты.
Читать дальше...
Яңа Чишмә районының «Чишмә таңнары» ансамбле иҗат коллективлары проектында җиңү яулаган. Бу хакта ансамбль җитәкчесе Наталья Таротина «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә белдергән.
Читать дальше...
Чирмешән районы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта тагын бер фонтан эшләячәк. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанда «Урманны саклыйк» дип исемләнгән күләмле Бөтенроссия акциясе узды. Табигатьне саклау кампаниясе кысаларында 2 миллионга якын агач утыртылды. Чистай шәһәрендә акцияне «Кама» яр буенда үткәрделәр. Анда 30 пирамидаль тирәк утыртылды. Бу хакта «Чистай-информ» сайтында Гүзәл Гомәрова хәбәр итә.
Читать дальше...