Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казанның «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесе территориясендә яңа автобуслар тапшыру тантанасында катнашты. Паркка газ-моторлы 65 машина өстәлде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Читать дальше...
Казан мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы төбәкләре башкалаларының башлыклары медиарейтингында беренче урынны саклап калды. Бу хакта «Медиалогия» хәбәр итә.
Читать дальше...
«Татмедиа» бинасында #МеняюМирВокругСебя онлайн-марафонында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Читать дальше...
Казан циркы манежына җәю өчен уникаль каучук катламы эшләнгән. Шушы көннәрдә ул җәелеп бетәчәк һәм сезон 19 октябрьдә яңартылган манежда ачылачак.
Читать дальше...
10 октябрьдә Татарстанда көчле җил фаразлана. Һава шартлары начараю турында республика Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр.
Читать дальше...
2025 елга Татарстан бюджеты керемнәре 425,5 миллиард сум, ә чыгымнары 439 миллиард сум күләмендә фаразлана. Дефицит 13,5 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Татарстанның 2025 елга һәм 2026 белән 2027 еллар планлы чорына бюджеты турындагы закон проектын ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Читать дальше...
Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы иҗтимагый ярдәм штабында ТР Фотографлар берлегенең гомуми җыелышы булды. Берлек рәисе Виктория Шиһапова әйтүенчә, оешма алдында бик күп максатлар һәм тормышка ашырасы идеяләр тора.
Читать дальше...
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Ләйсән Усманова - Болгария сәхнәсендә» дигән язма чыкты.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Советының аеруча әһәмиятле яисә тулысынча яшерен мәгълүмат турында хәбәрдар булган депутатларына чит илләргә чыгуны чикләргә мөмкиннәр. Законны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Читать дальше...
Казанны БРИКС уеннары һәм саммиты чараларына әзерләү кысаларында Татарстан Республикасы студентлар отрядлары шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерүдә актив катнашты. Җәй башыннан алып 150дән артык яшь кеше төрле илләрдән килгән кунакларда Казаннан уңай тәэсир тудыру юнәлешендә эшләде.
Читать дальше...
«Динамо-Ак Барс» клубы сезонны чын триумф белән тәмамлады – илнең барлык өч төп турнирында: Россия чемпионаты, Кубогы һәм Суперкубогында җиңү яулады. Бу хакта чирәмдәге хоккей командасы спортчыларын котлаганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Читать дальше...
Татарстан россиялеләр килеп күрергә хыялланган төбәкләр унлыгына керде. Респондентларның 16 проценты республикада булып китәргә тели. Бу Tutu.ru уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән аңлашыла.
Читать дальше...
Салкыннар якынлашу белән Чаллы шәһәре 38нче комплекс волонтерлары махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен җылы киемнәр һәм окоп шәмнәре әзерли башлады.
Читать дальше...
9 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә нәзарәт кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры уза. Ярышларны Татарстан мөфтияте һәм Чаллы мөхтәсибәте оештыра. Турнирда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 100дән артык спортчы көтелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Агымдагы елның III кварталы нәтиҗәләре буенча Идел-Кама каскады сусаклагычларына су агып керү түбән булган, IV кварталда да вәзгыять үзгәрер дип көтелми. Шуңа күрә каскадның барлык сусаклагычларының гидроузеллары 10 ноябрьгә кадәр экономия режимына күчерелде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе су ресурслары федераль агентлыгы матбугат хезмәте.
Читать дальше...19нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, илкүләм укытучылар бәйгесендә икенче урынны яулаган Ләйлә Гәрифҗанова (Хәбибулллина) укытучыларның хезмәт хакына карата үз фикерен белдерде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марсель Миңнуллин шефлыкка алынган Лисичанск шәһәрендә командировка вакытында сигез операция ясады. Мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми телеграм-каналында пәйда булды.
Читать дальше...
Мәскәүнең Кремль сараенда Россия сугыш төрләре сәнгате берлегенең (Российский союз боевых искусств – РСБИ) XV «Алтын билбау» илкүләм премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр. Россия президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко катнашында узган тантаналы чарада «Ел спортчысы» номинациясендә ирләр арасында җиңүче дип Татарстаннан Динар Кәримуллин танылды. Хатын-кызлар арасында «Ел спортчысы» – Смоленскидан Эльмира Кахраманова.
Читать дальше...
8 октябрьдә Татарстан башкаласында температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында 2025 елга һәм 2026, 2027 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышта караячаклар. Депутатлар шулай ук ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проекты буенча да фикер алышачак.
Читать дальше...
Бүген, 9 октябрьдә, Россиянең Европа өлешендәге үзәк районнардан күчеп килүче циклон сәбәпле, Татарстанда яңгырлы, салкын һәм болытлы һава урнаша. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Казан ноябрь бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр туристик юнәлешләр рәтенә кергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин хәбәр итте.
Читать дальше...
Зәй районының Урта Пәнәче авылы территориясендә үзенчәлекле ял үзәге урнашкан. Анда ат өстендә утырган килеш җирлекне күзәтергә мөмкин. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Читать дальше...
Әлмәттә алгы сызыктан кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен махсус өйрәтү программасы оештырылган. Программа кысаларында алар төрле шартларда мотоцикл белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерә һәм техниканы ремонтларга өйрәнә. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Алабуга районы башлыгының стационар коймаларны яңартуга бирелә торган грантны алуга 13 гариза килгән. Шуларның дүртесе буенча эшләр 100 процентка башкарылган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Читать дальше...