Ялларда Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Яңгыр явуы, шулай ук температураның түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Читать дальше...
Татарстанда 2025 елның 1 гыйнварыннан дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, ТР дәүләт органнарында эшләүчеләр һәм ТР дәүләт вазифаларын биләүче затларның окладлары артачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указларны имзалады.
Читать дальше...Чаллы татар дәүләт драма театры Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә
Татарстан районнарында төп бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде. Барлыгы 3,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 27,9 центнер тәшкил итте. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә әйтелә.
Читать дальше...
«Казэнерго» АҖ белгечләре Татарстан шефлыкка алган Рубежное шәһәрендә ресурслар белән тәэмин итү оешмалары белән күчмә киңәшмә үткәрде, аның барышында шул исәптән каланың 2нче мәктәбендә җылылык узелларын һәм җиһазлар составын урнаштыруда өстенлекле урынны билгеләделәр.
Читать дальше...
Казан һәм Югары Ослан арасында елга элемтәсе яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәреләчәк. Иделнең уң ярында елга вокзалы төзелергә мөмкин, ә бүгенге көндә судноларны кабул итә торган дебаркадерларга ремонт ясалачак.
Читать дальше...
РФ Министрлар Кабинеты 2025 елда социаль өлкәдәге бюджет хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләргә тәкъдим итте. Бу хакта «Ведомости» газетасы Дәүләт Думасына тапшырылган төзәтмәләргә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Һиндстанның Россиядәге илчесе урынбасары Никилеш Гири алдагы көннәрдә Казанга килергә ниятли. Дипломат Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Урамда һава торышы әлегә җылы торса да, салкын көзгә дә ерак калмады. Димәк, машина йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алыштырыр чор да якынлаша. «Татнефть» тузган шиннарны әйләнә-тирәгә зыян салмыйча гына тапшырырга тәкъдим итә. Компаниянең ягулык салу станцияләрендә яраксыз шиннарны җыю өчен махсус контейнерлар һәм киштәләр урнаштырылган.
Читать дальше...
Әстерхандагы татар активисты, «Ак мәчет»нең имамы Мөслим хәзрәт Юнысов татар телендә ничек сөйләшә башлавын искә алды. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
Читать дальше...
Татарстанда тимер юлда эшче вафат булуның шартларын ачыклыйлар. Кичә иртән Арча – Курса тимер юлының 861нче километрында тракторчы эш вакытында аңын югалтып тимер юлга егылган һәм вафат булган.
Читать дальше...
Татарстанда этләрне ирекле теркәү мәҗбүри булачак, ә йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертеләчәк. ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Читать дальше...
26 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова исемендәге зыялылар клубының чираттагы очрашуы узды. Бу юлы чыгыш ясау өчен дөнья күләмендә билгеле кинорежиссёр, сценарист Радик Кудояров чакырулы иде. Бу хакта вәкиллекнең «Вконтакте» сайтындагы рәсми төркемендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр иткәнчә, хәрбинең исеме – Руслан. Ул махсус хәрби операциядә сержант дәрәҗәсеннән мотоукчы взводы командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Читать дальше...
Махсус хәрби операция зонасында пилотсыз очу аппаратлары өлкән операторы булып хезмәт итүче Кайбыч районы егете Алексей Никифоров «Батырлык өчен» медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Читать дальше...
3-4 октябрьдә Җирдә G1, G2 яки G3 дәрәҗәдәге (көчсез, уртача яки көчле) магнит давыллары күзәтелергә мөмкин. NASA ның Космик һава торышын фаразлау үзәге шул хакта кисәтә.
Читать дальше...
Казаннан соң, Түбән Кама аэропорты да вакытлыча ябылды.
07.45 сәгатьтән очышларның иминлеген тәэмин итү өчен Бигеш аэропортында да вакытлы чикләүләр кертелде – ул рейсларны кабул итми һәм җибәрми.
Һава судносы экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре иминлекне тәэмин итү өчен тиешле барлык чараларны да күрә.
Татарстан театрларында билет бәяләре күпме тора, һәм алга таба ни көтелә? «Әкият» татар дәүләт курчак театрының башкарма директоры Илфат Ганиев билет бәяләрен арттыруга карата үз фикерен белдерде.
Казан аэропортында иртәнге сәгать 6 дан вакытлыча чикләүләр гамәлгә керде.
Читать дальше...
15-24 октябрьдә Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбленең Татарстанда гастрольләре була. «Из Уфы с любовью!» концерт программасын Минзәлә, Чаллы, Алабуга, Казан, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Кукмара, Баулы шәһәрләрендә һәм Актаныш авылында карап булачак. Гастрольләр Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы буенча «Без – Россия» федераль программасы кысаларында уза. Программаны ФГБУК РОСКОНЦЕРТ гамәлгә куя. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Ульяновск шәһәренең Засвияжье районында урнашкан Ислам мәдәнияте үзәгендә татар теле курслары октябрь аенда үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Бу хакта «Өмет» газетасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
1 октябрьдә Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проектының яңа унберенче сезоны башланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген, 3 октябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Чаллы мэры Наил Мәһдиев тантаналар сараенда машина төзүчеләр көне уңаеннан бер төркем шәһәрдәшләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүгенге көндә хәрби операциядә катнаушчыларга Балтач районы халкы мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтә: җиңел машиналар, мотоцикллар, көндәлек кирәк-яраклар, медикаментлар, туклануны тулыландыру юнәлешендә җыелган ярдәм волонтерларыбыз тарафыннан даими илтеп тапшырыла. Хәзер районда хәрби операциягә җибәрү өчен ау мылтыклары җыялар. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Читать дальше...