2 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Татарстанда атланмай, дуңгыз ите һәм пешкән казылыкка бәяләр арткан. Шул ук вакытта республикада борщ җыелмасы продуктлары арзанайды.
Читать дальше...
Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшем күзәтелми. ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, республикада көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба исә торган җилнең тизлеге секундына 3-8 метр булыр дип көтелә.
Читать дальше...
Быел республикада 87 торак пункт интернетка тоташтырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Лениногорскиның Тукай урамында, төгәлрәге Шашин урамы белән кисешкән җирдә, светофорга кадәр хәрби операциядә һәлак булган геройлар хөрмәтенә билборд (металл баганада зур баннер) куелган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Читать дальше...
Зөя утрау-шәһәрчегендә «Зөя ухасы-2024» традицион фестивале узды. Аш-су әзерләү ярышларында Балтач кызы Альбина Фәсхиева да катнашты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Читать дальше...
Әлмәттә Сугышчан дан музее ачылды. Ул Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган. Ата-аналар инициативасы белән экспозиция 16нчы мәктәптә барлыкка килде. Экспонатларны җирле эзләүчеләр тәкъдим иткән. Аларның отряды ярдәмендә 100 солдатның исемнәре кире кайтарылган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Читать дальше...
Түбән Камада «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында «Алга, яшь армиячеләр!» республика хәрби-спорт уены узды, чарада яшь армиячеләр катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Көзге уңыш җыеп алынгач, Әгерҗе районы Ямурза авылының актив хатын-кызлары ел саен Бәрәңге бәйрәменә җыела. «Күңелле итеп җәйне озатабыз, көзне каршылыйбыз», диләр алар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
Читать дальше...