Казан балалар цирк мәктәбендә кастинглар башланды. «2024/2025 уку елы өчен укучылар кабул ителә», дип хәбәр итә Казан циркының матбугат үзәге.
Читать дальше...
Дәүләт Думасының ЛДПР фракциясеннән депутатлары хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен аена 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә, дип белдерде Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Читать дальше...
Татарстанда 11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң үлгән. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе мәгълүматы буенча, ул шаурманы Тәтеш шәһәрендәге «Нур» кафесында сатып алган булган.
Читать дальше...
Казанда Муса Җәлилнең музей-фатирында герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасында батырларның туганнары да катнашты. Абдулла Алишның апасының кызы Гөлшат Сөнкишева хатирәләр белән уртаклашты.
Читать дальше...
«Татар-информ»га Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, метро станцияләре янында гриппка каршы мобиль вакцинация пунктларының беренче эш көнендә 858 кеше прививка ясаган.
Читать дальше...
Казахстан Президенты Касым Жомарт Токаев Россия лидеры Владимир Путин белән телефоннан сөйләште. Дәүләт башлыклары Путинның Астанага булачак сәфәре һәм хезмәттәшлек турында фикер алышты, диелгән Казахстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Читать дальше...
Иртәгә, 28 августта, «Апуш» студиясенең яңа мәйданчыгында – Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда кастинглар узачак.
Читать дальше...
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанның 7 санлы шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә булды.
Читать дальше...
Кариев театрына яңа директор тәкъдим ителде. Театрны Илнур Зөфәр улы Гайниев җитәкләячәк.
Читать дальше...
Россия Финанс министрлыгы дәүләт органнарына һәм дәүләт компанияләренә чит ил софты һәм микросхемаларын сатып алуны тулысынча тыярга тәкъдим итте. РФ Хөкүмәте карары проекты кичә, 26 августта, норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында чыкты.
Читать дальше...
Рубежное шәһәренә Татарстаннан гуманитар ярдәм фурасы килде, ул балалар өчен мәктәп букчалары һәм башка кирәк-яраклар китерде. Әлеге йөк «Бердәм Россия»нең «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында җибәрелде, аның максаты – яңа уку елы алдыннан балаларга ярдәм күрсәтү.
Читать дальше...
Татарстан башкаласының Идел буе районында Бертуган Батталовлар урамында, Республика клиник хастаханәсе янында яңа мәчет төзеләчәк. Проект документациясенә дәүләт экспертизасын узды, дип хәбәр ителә «Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестры» дәүләт мәгълүмат системасында.
Читать дальше...
Лисичанскига Татарстаннан балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары кергән гуманитар ярдәм партиясе килде. Әлеге вакыйга шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм итү программасының «Бердәм Россия»нең «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында оештырылган бер өлеше булып тора. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Читать дальше...
Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Казанда «Марко (Набоков) йорты» мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкарылачак. Гоголь урамындагы 4-нче бинада хәзерге вакытта Татарстанның дәүләт академия симфоник оркестры урнашкан. Проект тарихи-мәдәни экспертизаның уңай нәтиҗәсен алды, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.
Читать дальше...
Казанда татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри яшәгән йортта реставрация эшләре үткәреләчәк. Мәдәни мирас объекты Париж коммунасы урамында урнашкан. Проект тарихи-мәдәни экспертизаның уңай нәтиҗәсен алды, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.
Читать дальше...
Бүген Татарстанда бераз болытлы һава торышы булу ихтимал, явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +23..+28 градус була. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
Читать дальше...
Татарстан Диния нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 14нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Укулар 5 октябрьдә башлана.
Читать дальше...
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Чал гасырлы Нугай иле» дигән язма чыкты.
Читать дальше...
Самараның «Бердәмлек» газетасынңа Эльмира Сәйфуллинаның «Милләтпәрвәрлек хисе аның канына сеңгән» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре арасында Тубыл егете» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр.Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин исеменә хәрбиләрдән хат килгән, алар хезмәт шартларын яхшырту өчен кирәкле әйберләр турында сорап язган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Лениногорскида чаңгыда ике төр бәйге буенча «Лениногорск утлары» бөтенроссия ярышы узды. Илкүләм ярышларда 2007-2009 елгы яшүсмер егетләр, 2010-2013 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Апас районында Курск өлкәсенә ярдәм итү чараларына авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән гаиләләр дә кушылды. Шәхси ярдәм итүчеләр дә бар. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
Читать дальше...
Кукмара районында яшәүче хатын-кыз акча эшлим дип, мошенникларга якынча 8 миллион суме акча күчергән. Аннары ул ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
Читать дальше...