Көрәш буенча Россия җыелма командасы спортчылары Бишкәк шәһәрендә кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында алтын һәм ике көмеш медаль яулады. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте йортындагы традицион киңәшмәдә Казанда һәм кайбер муниципалитетларда билгеләп үтеләчәк Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итүне иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы урынбасары, РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, имам-хатыйб Денис Мостафин иректән мәхрүм итү урыннарында экстремизм һәм террорчылыкта гаепләнүчеләр яки шуның өчен хөкем ителүчеләрне аерым тоту кирәклеге турында белдерде.
Читать дальше...
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының 91 нче сезоны театрның «Алтын битлек» алган «Авиатор» спектакле белән ачылды. Залдагы тамашачылар арасында «Авиатор» романы авторы Евгений Водолазкин да бар иде.
Читать дальше...
Пермь краеның Кунгур районы Усть-Турка авылында мәчет төзелеше дәвам итә. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Пермь крае мөфтиятенең хәбәрендә әйтелә.
Читать дальше...
Бүген көндез һәм кич Татарстанның көнбатышында бераз яңгыр явачак. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә әйтелә.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 88 нче иҗат сезоны зур тамаша белән ачылды. Коллективның яңа сезон башлану уңаеннан ике зур концерты Казан Кремле территориясендә ачык һавада узды.
Читать дальше...
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасын финанслауга 2024 елда 369,2 миллион сум бүленгән, Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Зәйдә Белем көне алдыннан «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда беренче сыйныфка укырга баручыларга мәктәп рюкзаклары тапшыру тантанасы булды. Бу чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында узды. «Зәй яңалыклары» сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Читать дальше...
Актанышбашта авыл җирлеге башкарма комитеты яңа бинага күчте. Җитәкчеләрне өй туе белән котларга «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да килде. Тантаналы чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...
Балтач районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышы уза. Кунаклар белән очрашу «Ватанны саклаучылар» паркында батырларыбыз хөрмәтенә чәчәк салу белән башланды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә 600нче яшь парның никахы теркәлде. Бу хакта «Әлмәт таңнары»нда хәбәр ителә.
Читать дальше...