Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024 елда Россиядә ашлык уңышы буенча фаразны 132 миллион тонна дәрәҗәсендә һәм агымдагы авыл хуҗалыгы елында экспорт буенча фаразны 60 миллион тонна дәрәҗәсендә саклап калды, дип хәбәр итте журналистларга министрлык башлыгы Оксана Лут. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Читать дальше...
Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында тигез хокукларга нигезләнгән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренең урынбасары Тариг Али Бахит белән очрашу вакытында белдерде. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Иртәгә, 21 августта, Татарстанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин катнашында туры эфир узачак.
Читать дальше...
Биш ел элек акчарлаклар көтүе белән бәрелешкәннән соң Мәскәү янында кукуруз басуына самолетны уңышлы утырткан Россия Герое, «Урал авиалинияләре» экипажы командиры Дамир Йосыпов «РИА Новости»га Свердловск өлкәсе Полевской шәһәрендә (Йосыпов биредә гаиләсе белән яши) мәчет төзү эшенә һәм акча җыюга актив ярдәм итүе турында хәбәр иткән.
Читать дальше...
Дәүләт Думасы РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертергә һәм җитәкчеләргә начар һава торышы аркасында соңга калган өчен хезмәткәргә җәза бирүне тыярга тели. Парламентарийлар әлеге закон проектына бәяләмәләр җыя, дип яза «Российская газета».
Читать дальше...
Minecraft уены буенча «Таткрафт» кубогына «Татарстан БРИКС илләрен төзи» дип аталган турнир старт алды. Турнирның нигезендә Майнкрафт уенында БРИКС илләрендәге объектларны төзү тора. Турнир кысаларында Казан аэропорты һәм "Казан Экспо" төзеләчәк.
Читать дальше...Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе – мәгариф өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе, анда узган уку елына нәтиҗәләр ясала һәм алдагы чорга бурычлар куела. Киңәшмәдә катнашкан яшь мөгаллимә Язилә Вәлитова укытучы хезмәте турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый турында фикерен әйтте.
Читать дальше...
Татарстанда Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча 2024-2026 елларга чаралар планы расланды. ТР Хөкүмәтенең боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Читать дальше...
Татарстан Республикасына 2024-2025 уку елына иң күп бюджет урыннары бүлеп бирелгән – гомумән Россия буенча (2022 елдагы плебисцитлардан соң кушылган төбәкләрне исәпкә алып) 621 321 урын арасыннан 23 083 урын. Бу РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан билгеле булды.
Читать дальше...
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балаларның 96 проценттан артыгы 23:00 сәгатьтән 05:00 сәгатькә кадәр телефонда утыра. Кагыйдә буларак, бу вакытта алар социаль челтәрләрдә контент укый һәм видеосервислар карый, дип яза «Известия».
Читать дальше...
2024 елның икенче кварталында Татарстан укытучыларга тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакы суммасы буенча төбәкләр арасында өченче урынны яулады. Төбәктә өч елга кадәр эш тәҗрибәсе булган белгечкә 46-100 мең сум түләргә әзерләр. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда суммалар 12 процентка арткан, дип хәбәр итә ТАСС «Авито работа» платформасы тикшерүенә сылтама белән.
Читать дальше...
Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында халык шагыйре Роберт Миңнуллинның мемориаль музее 23 августта ачылачак.
Читать дальше...
Татарстан кешесе Иделдә 42,7 килограмм авырлыктагы җәен тоткан. Үзенең табышы турында ул «Татмедиа» telegram-каналы белән уртаклашты.
Читать дальше...
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының элеккеге урынбасары 36 яшьлек Алмаз Хөсәенов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләнде. Хөкүмәт боерыгын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.
Читать дальше...
Бүген, 20 августта, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында «Әни шатлыгы» аналар һәм балалар фонды җитәкчесе Әлфия Вәлиеваның «Йортыбыз бәхет белән тулы» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Искер кабат кунаклар җыйды» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Казан мэриясе бинасы балконнарында 24 августта «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән тамаша узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары алдында Казан театрлары актерлары, вокалчылар һәм музыкантлар чыгыш ясаячак. Бу турыда мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Үз йортларын салырга җыеналар» дигән язма чыкты.
Читать дальше...
Түбән Кама ЗАГСы традиция буенча Алма спасын яңа гаилә коручы яшьләр белән билгеләп үтте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Читать дальше...
Лениногорскида беренче сыйныфка баручы балаларга портфель тапшырдылар. Чара Мәдәният сараенда үтте. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина хәбәр ителә.
Читать дальше...
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин быел төрле югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр белән очрашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.
Читать дальше...
Зәй районы Александр Бистәсе авылында Алма спасы бәйрәме үткәрелде. Алма Спасы — уңыш җыю белән бәйле бәйрәм. Ул табигатькә көзне алып килә дип саналган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм мәгариф идарәсе җитәкчелеге мәктәпләрнең яңа 2024-2025 нче уку елына әзерлеге белән танышты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...