Прокуратура Чаллыда төзелеш мәйданчыгында эшченең һәлак булу факты буенча тикшерү башлады. Фаҗига кичә 13:00 сәгать тирәсендә Вахитов проспектындагы төзелеш объектында булган.
Читать дальше...
«Китап» радиосы ТАССРның атказанган артисты Таһир Якупов исемендәге 2нче Ачык Бөтенроссия музыка фестивален үткәрә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, катнашучылардан гаризалар 1 майдан килә башлаган. Гаризаны электрон вариантта 31 августка кадәр җибәрергә мөмкин. Радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, фестивальдә күпчелек авыллардан үзешчәннәр катнаша.
Читать дальше...«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. Анда блогер һәм журналист эше арасындагы охшашлыклар һәм аермалар тикшерелде. Журналист тәҗрибәсе булган блогер Чулпан Гарипова бу ике «эштә» ирек дәрәҗәсе төрле булуын искәртте.
Лисичанскига Татарстанның Чистай районыннан гуманитар йөк тапшырылды. Йөкне Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов үзе алып барган.
Читать дальше...
Россиядә машинаны куркыныч итеп йөрткән өчен 2025 елдан яңа штрафлар барлыкка килергә мөмкин. Дәүләт Думасы көзге сессия вакытында шушындый закон проектын карарга җыена, дип хәбәр итә «Известия».
Читать дальше...
Экологлар Татарстанның Алексеевск районында Биләр авылында биналарны сүткәннән калган кирпеч һәм башка чүп-чардан салынган юл булуын ачыклаган. Бу хакта республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Узган атнада Татарстанда тавык йомыркасына бәя 3,3 процентка кимегән. 5 августка булган мәгълүматлар буенча, бер дистә йомырка 94,23 сум булган. Азык-төлеккә бәяләр статистикасын Татарстанстат чыгарды.
Читать дальше...
Татарстанның Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә исән калган ир-атны Республика клиник хастаханәсеннән Мәскәүнең Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына күчерәләр.
Читать дальше...
Татарстанда 29 июльдән 5 августка кадәр барлык маркалы бензинның бәясе артты, дизель ягулыгына бәя үзгәрмәгән диярлек. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены үтте. Әлеге җыен елдагыча дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында үткәрелде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рәфилә Рәсүлеваның «Яшәсен гармун, тальян моңнары!» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Татарстан спортчысы Светлана Гарифуллина янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар чемпионы булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
Читать дальше...
Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Татарлар кунакчыллык күрсәтте» дигән язма чыкты.
Читать дальше...
Шимбә, 10 августта, 12.00 сәгатьтә Апасның Яр буенда бәйрәм чарасы була. Бу көнне физкультурачылар, тренерлар, спорт сөючеләр дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылый. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.
Читать дальше...
Яшел Үзән районы Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Халык фронты» волонтерлары, хәрбиләрнең аналары һәм тормыш иптәшләре өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән онытылмаслык кичә үткәрде. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Каманың Никахлашу сараеның тантаналар залында Ардышевлар гаиләсен котладылар. Александр Викторович һәм Любовь Ивановна 10 августта алтын туйларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәчәк. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Балтач районы «Хыял» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары өчен киндергә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Читать дальше...