«Миллиард.Татар» басмасы, онлайн карта сервисларын татар авыллары фотолары белән тулыландыру максатыннан, «Безнең авыл» фотобәйгесен игълан итә.
Читать дальше...
Казан федераль университеты А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының III курс студенты Илья Анисимовка Волгоград өлкәсендә поезд белән булган авария вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар. Югары уку йорты сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Читать дальше...
Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында яңа пассажир терминалын төзү 2025 елга планлаштырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы аэропорт генераль директоры Сергей Романцовка сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов хастаханәдә дәваланучы хәрби хәбәрче Евгений Поддубныйның беренче аңлатмасын телеграм-каналына куйды. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Читать дальше...
Актаныш районының Киров авылында традициягә әверелгән Урамнар бәйрәмендә быел Димче почмагы да булачак. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм чарасын авыл халкы үз көче белән үткәрә.
Читать дальше...
Казан дәүләт аграр университеты галимнәре бодай уңышын дүрттән бер өлешкә арттыру алымын тапкан – яңа технология язгы бодай чәчүлекләрен эшкәртүгә ике этаплы якын килүдән гыйбарәт. Бу хакта РИА Новости агентлыгы университетның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Хәзер ипотека алу файдалы түгел, торакны арендага алуың, ә булган акчаңны югары процент белән депозитка урнаштыру яхшырак. Россиянең элеккеге финанс министры һәм икътисадчы Михаил Задорнов РИА Новости агентлыгына интервьюда шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Саба районының «Игенче» хуҗалыгында Әнәс Рәхмәтуллин «ACROS 550» комбайнында 3нче сезонын эшли. Ул хезмәт шартларыннан канәгать булуын, авыл җирен яратуын әйтте. Үзе районның Шекше авылыннан.
Читать дальше...
Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырган. Урып-җыю кампаниясе барган 43 районда уртача уңыш гектарыннан 31,7 центнер тәшкил итә. Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Пәнҗешәмбе, 8 августта, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Читать дальше...
5-6 август көннәрендә Тәтештәге ату мәйданчыгында 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
Читать дальше...
Удмуртиянең «Яңарыша» газетасында Рәмзия Габбасованың «Бал алдыгызмы әле?» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
12-15 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә XVI Татар яшьләренең себер фестивале уза. Бу агымдагы елда иң көтеп алынган вакыйга, диелә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Новосибирск татарлары» сәхифәсендә.
Читать дальше...
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Чумыкта «Авыл көне» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
15 августта Түбән Каманың «Ковер» яшьләр инициативалары үзәгендә II шәһәркүләм татар яшьләре форумы була. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Читать дальше...
Әлмәттә Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков булды. Муниципаль берәмлекләрне үстерү һәм җирле эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Әгерҗе районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә старт бирелде. Акция социаль якланмаган гаиләләрдәге һәм әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
Читать дальше...
10 августта Хәрби һава көчләре көне уңаеннан Теләчедә урнашкан Хәрби Дан аллеясында, һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм Хәрби һава көчләре гаскәрләре истәлегенә куелган Вертолет мемориалын ачу чарасы оештырылачак. Бу хакта «Теләче» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Чистайдан махсус хәрби операциягә киткән ир-атның хатынын беренче баласы тууы белән котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе яшь әнине котларга килде һәм коляска бүләк итте. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.
Читать дальше...