Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыларны бүләкләячәк. Премия күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган фәннәр санына бәйле була. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Читать дальше...
Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелү аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан дзюдочылары кичә Волгоград өлкәсендә рельслардан чыгып ауган поезд пассажирларына вагоннардан чыгарга булышкан. Алар арасында республиканың Чүпрәле районы прокурорының 16 яшьлек улы Арслан Гайнетдинов та булган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар форумы узды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков милли матбугат чаралары һәм блогерларның миссиясе уртак булуын ассызыклады.
Читать дальше...
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар саны 342гә җиткән. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Читать дальше...
Чаллы шәһәренең Автозавод һәм Үзәк районнары хәрби комиссариатына хәрби хезмәткә килешү төзү өчен көненә 20дән артык кеше мөрәҗәгать итә. Потенциаль сугышчылар бөтен Россиядән килә. Аларның сүзләренә караганда, аларга Чаллыга кадәр билет сатып алалар, торак һәм туклану белән тәэмин итәләр. Медицина тикшерүен дә алар нибары бер көн эчендә уза ала.
Читать дальше...
Быел Татарстанда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханыннан алынган уртача балл 67,31 булган, бу гомумроссия күрсәткеченнән югарырак, әмма узган ел нәтиҗәләренә караганда кимрәк. Былтыр укучылар уртача 72,03 балл җыйган булган. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин әйтте.
Читать дальше...
Балалар товарларының илкүләм индустриясен һәм балалы гаиләләр өчен хезмәтләр базарын үстерү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына кертеләчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Федерация Советының палата советы әгъзалары белән очрашу нәтиҗәләре буенча шундый йөкләмә бирде. Бу хакта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Чувашиянең Шөмерле шәһәре Җәмигъ мәчетендә балалар өчен рухи-әхлакый курслар узды. Әлеге чараларны чыгарылыш кичәсе белән тәмамладылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Июль ахырында – август башында Казанда «Татэнерго» челтәрләренә тоташкан кайбер йортларда кайнар суны вакытлыча бетереп торалар. Бу вакытта челтәрләрдә гидравлик сынаулар уздырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырымның Форос бистәсендә «Сәләт – Ак Барс» лагерендә булды һәм балалар ялын оештыру шартларын тикшерде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Читать дальше...
Волгоград янында поезд белән юл-транспорт фаҗигасе китереп чыгарган «КамАЗ» шоферы светофорның кызыл утына чыккан. Бу хакта Волгоград өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Россиядәге интернет-сервисларның берсендә Яшел Үзән икмәк комбинатын сату турында белдерү чыкты. Сатучы комбинатны 40 млн сумга бәяли. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Читать дальше...
Татарстанда авыл җирлекләренә һәм районнарның административ үзәге булмаган шәһәр тибындагы бистәләргә грантлар бирү шарты үзгәрде. Республиканың Министр Кабинеты карарын Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Читать дальше...
Волгоград өлкәсендә пассажир поезды белән гадәттән тыш хәлдән соң 12 пассажир поезды тоткарланган. Алар арасында Казаннан киткән ике, Казанга кайта торган бер поезд бар. Бу хакта Пассажирлар федераль компаниясе хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген, 30 июльдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, әмма температура күтәрелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Себер бавырсагы» фестивале уңышлы үтте» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Яшьләр җыелган җирдә» дигән яхмасы чыкты.
Читать дальше...
Быел «ГТО Сабантуе» республика онлайн акциясендә җиңүчеләр билгеле булды. Онлайн акция 8 июльдән 29 июльгә кадәр узды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
Читать дальше...
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Татарча өйрәнәләр» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Алабуга волонтеры Варвара Астафьева гражданнарны кабул итү вакытында район башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Читать дальше...
Зәйнең 8 егете Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәренең хәрби частендә хезмәт итә. 28 июльдә алар өчен истәлекле чара булды — яшь солдатлар хәрби ант кабул иттеләр. Бу мөһим чарада Зәй районы җитәкчелеге, егетләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Делегацияне Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Чаллының Комсомол районы территориаль иҗтимагый совет рәисләре махсус хәрби операция зонасына 1,8 тонна гуманитар йөк җибәрде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Читать дальше...
Азнакай районы Мачаклыбаш авылының 105 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.
Читать дальше...
Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Әгерҗедәге Мәңгелек ут янында бәйрәм чарасы узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
Читать дальше...