Татарстанда 40 меңгә якын хатын-кыз – декрет ялында. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Әниләр медиада» проектын тәкъдим итүдә шундый сан китерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
Читать дальше...
Чаллыда Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина тоткарланган. Бу вакыйга әлеге ведомство җитәкчелегенә карата үткәрелә торган тикшерү эшенең дәвамы булды, дип хәбәр итә РБК.
Читать дальше...
Татарстанның 13 районы бөртекле культураларны урып-җыюга кереште. 22 мең тонна ашлык җыеп алынган инде, уңыш гектарыннан уртача 35 центнер тәшкил итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
Читать дальше...
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр, шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләре белән бергә хәрби-патриотик юнәлештәге, палаткалардан торган «Форпост» лагеренда булды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Читать дальше...
2024 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан бюджетына акцизлардан 21,1 миллиард сум акча килгән. Бу – пландагы күрсәткечнең 49,1 проценты, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы.
Читать дальше...
Чаллыда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре наркотик матдәләр конфискацияләү буенча уңышлы операция үткәргән, дип хәбәр иттеләр республика ЮХИДИ идарәсендә.
Читать дальше...
Татарстанда 1,2 килограмм авырлыктагы гигант помидор үстергәннәр. Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында яшәүче Гөлфәния Бикмуллина гигант яшелчәнең фотосы белән уртаклашты, дип хәбәр итә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы сайты.
Читать дальше...
Иртән иртүк Буа районы хәрби комиссариаты янында Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән төрле яшьтәге берничә ир-ат җыелды.
Читать дальше...
03830 «Муса Җәлил» проектындагы «Метеор-2020» елга пассажир судносы һәм К5 (КАМАЗ) буынындагы авыр үзбушаткычлар семьялыгы «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесендә лауреатларның берсе булды.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ата-аналарга җәен юлларда аварияләр артуын искәртте. Юл һәлакәтләре арасында авыр нәтиҗәләргә китергәннәре дә бар, алар 18 яше тулмаган үсмерләр гаебе белән килеп чыккан.
Читать дальше...
Алабугада заманча сәнгать буенча ХIХ Халыкара арт-симпозиум башланды. Чарада Россия, Беларусь, Кытай һәм Төркиядән 37 рәссам (шуларның унөче – беренче тапкыр) катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы илчесе Сергей Вакунов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанда 699,6 млн сумга Футболны үстерү үзәге төзеләчәк. Универсаль спорт комплексын 2027 елның 1 декабренә кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарстанның өч ведомствосында — Мәдәният министрлыгында, Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм Сәнәгать министрлыгында — хезмәткә түләү фондларын арттырдылар. Димәк, андагы хезмәткәрләрнең окладлары да артачак. Үзгәрешләр 2024 елның 1 июленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла, диелә республика Хөкүмәте карарларында.
Читать дальше...
105 меңнән артык Россия укучысы 4 һәм 5 июльдә яңа кагыйдәләр буенча бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) яңадан тапшыру хокукыннан файдаланган. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте.
Читать дальше...
Чәршәмбе, 17 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Теләче районының Карачтау авылында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Кеше китә – җыры кала» телесериалының икенче өлеше төшерелә башлады. Бу хакта «Теләче» газетасы яза.
Читать дальше...
Зәй районы аграрийлары республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә кереште. Механизаторлар, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында 50 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм техник культураларны суктыру бурычы тора, дип яза «Зәй-информ» сайты.
Читать дальше...
Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ), «Россия» халыкара форум-күргәзмәсе үтте. Шунда 24 квадрат метрлы Россия флагы һәм ике метрдан артык биеклектәге ромашка рәвешләрендә тортлар ясауда Азнакай кызы Дилбәр Вилданова зур өлешен керткән. Бу хакта «Азнакай-информ» яза.
Читать дальше...
Чаллыда зиратларга рәсми исемнәр бирелде. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов карар кабул итте, дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы.
Читать дальше...