«Татмедиа» АҖ 2024 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясенә нәтиҗә ясады. Аның нәтиҗәләре буенча 2023 елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсенә карата язылу тиражларын арттыруга ирешелгән.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Әхмәт Йөзгатлыгил белән очрашты. Сөйләшүләр «Иннопром-2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Иннопром-2024» кырларында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Рикофлот» ҖЧҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
2024 елның 6 июлендә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 96 яшендә вафат булды. Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Казан һәм Татарстан җитәкчелеге имзалаган кайгынамәдә шул хакта әйтелә.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Трансмашхолдинг» АҖ генераль директоры Кирилл Липа белән очрашты. Бу турыда Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта узучы Иннопром күргәзмәсе кысаларында Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Хөкүмәте РФ Кораллы көчләре белән контракт имзаларга теләгән гражданнар өчен бер тапкыр бирелә торган акчаны арттырырга карар кылды. Хәзер аның күләме 1,5 миллион сумга җитәргә мөмкин. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Яңа ярдәм чарасы 2024 елның 31 июленә кадәр гамәлдә булачак.
Читать дальше...
14нче июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Балалар өчен Сабантуй Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балаларның килеп катнашуы көтелә. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 4-5 мең тирәсе булыр дип көтелә.
Читать дальше...
«Әкият» курчак театры, сезонын ябып, труппаны җәйге ялга озаткач, экскурсияләр чорын башлап җибәрде.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Екатеринбург-Экспо»да оештырылган Иннопром күргәзмәсендә республика стенды белән танышты, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы журналисты.
Читать дальше...
«Әкият» татар дәүләт курчак театрында сезон «Аленький цветочек» курчак спектакле премьерасы белән ябылды.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан котлады.
Читать дальше...
Дәүләт Думасының хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе депутатлары җиде яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларга баласын медицина тикшерүе үткәрергә алып барганда ике айга бер тапкыр түләнә торган өстәмә ял көне бирүне күздә тоткан закон проектын Думага тапшырачак. Закон проекты РИА Новости агентлыгы карамагында бар.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашты. Аларның очрашуы Екатеринбургта узды, хәзер биредә «Иннопром-2024» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Читать дальше...
Киләсе елның 31 декабре Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдиме белән ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү хисабына ял көне булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Антон Котяковка сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Екатеринбургта илнең иң зур сәнәгать күргәзмәсе Иннопром старт алды. Ул 8 июльдән 11 июльгә кадәр «Екатеринбург-ЭКСПО» да дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе вакыйгалар урыныннан.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Екатеринбургта. Биредә республика җитәкчесе «Иннопром-2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша.
Читать дальше...
Төркиянең көньяк-көнбатышындагы Мугла провинциясендә 4,1 магнитудалы җир тетрәү булды. Бу хакта Табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD) хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Читать дальше...
Дүшәмбе, 8 июльдә, Татарстанда болытлы һава, кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында Бөтенроссия һәм республика ярышларында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән яшь спортчы-көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын бүләкләделәр. Бу хакта «Алга» сайтында Илшат Гайсаров хәбәр итә.
Читать дальше...
Лаеш районы Габишево авыл җирлегендә яңа спорт залы һәм мәдәният йорты биналары актив төзелә. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Кайбыч ягы музеенда «Август-Кайбыч», «Туган як-Агро» җәмгыятьләрендә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 15 пар гаиләне хөрмәтләделәр. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...