Гәүдәгә башкалардан калкурак булгангамыдыр, 7 нче сыйныфны тәмамлагач аны комбайнчы Хәмәтвафа абыйсы Галиуллин янына ярдәмчесе итеп чакыра. Урак нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә керәләр алар. Яңа уку елы башланганда хуҗалык җитәкчесенең мәктәп коллективы алдында кулын кысып бүләк тапшырганда үзен “яшь батыр” итеп тоя. Алдагы җәйләрне дә түземсезлек белән көтеп ала ул. Аңа заманчарак “кыр кораб”ларында да эшләргә туры килә. Яхшы хезмәт күнекмәсе район үзәгендәге техник училищеда белем алганда да нык булыша. Укуын тәмамлап кайткач егет төрле тракторларда җир эшкәртә, чәчү чәчә. Ә менә бүгенге көндә ул “Мак Дон” үзйөрешле чапкычта хезмәт куя, 7 ел инде кыр эшләрендә макталып килә. Хуҗалыкта барлыгы 592 гектар мәйданда күпьеллык үләнне теземнәргә салсалар, монда Марат Газизовның да өлеше күләмле. Ул бу көннәрдә үзйөрешле чапкычын урып- җыю эшләренә хәстәрләү белән мәшгуль.
Идрис Аметов.
Автор фотосы