Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе Лилия Муллагалиева өендә бәби туе узды. Туй димичә, ни дисең: мәҗлестә 100ләп кеше кунак булган!
Читать дальше...
16 июль көнне 15.00 сәгатьтә Бикчурай авылында " Авыл бәйрәме" үтәчәк. Төп химаячелекне( спонсорлыкны) шушы авылга каны белән береккән эшмәкәр егет Ленар Гаянов үз өстенә ала.
Читать дальше...
Кадерле кешебез! Юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә тигезлеге телибез. Һәрвакыт кешелекле, олы йөрәкле, ярдәмчел булуың өчен без сиңа чиксез рәхмәтлебез. Балаларыгызның игелеген күреп, җизнәбез Әлфрит белән пар канатлар булып, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Яшәү... Читать дальше...
Татарстан синоптиклары бүген алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар була, дип хәбәр итә.
Читать дальше...
Галимнәр бу хәлне өермәгә бәйләп аңлата.
“Бүген төнлә Шөгердә бакалы яңгыр яуган ахры, ишегалды буйлап кечкенә бакалар сикерешә”, – ди язганнар социаль челтәрдәге “Мин Шөгерне яратам” төркемендә. Бу хакта Лениногорск районының “Заман сулышы” газетасы хәбәр итә.
Бу яңалыкны хәбәр итүчеләр башка кызыклы мәгълүматларны да җиткерә. 1954 елда бакалы яңгыр Англиядәге Бирмингем шәһәрендә яуган. 1973 елда Франциядә, ә 1974 елда Төркмәнстанда да шундый әкәмәт хәлләр күзәтелгән. Читать дальше...
Яраткан газетабыз аша авылыбыз җирлеге башлыгы Вәкил Һашим улы Һаҗиевка куйган күпкырлы хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Читать дальше...
“Востокзернопродукт” җәмгыятенең алдынгы механизаторы Марат та күпчелек авыл малае кебек кечкенәдән техника тирәсендә чуалырга ярата.
Читать дальше...
Июль ае гына булса да инде кибет киштәләрендә карбызлар шыплап тулды.
Карбыз яратучылар иртә дип тормый, сатып ала, әмма кайберәүләр августның уртасын, сезон җиткәнен көтә. Алар хәзерге карбызларда селитра һәм нитратлар күп булуыннан шикләнә. Белгечләр белдерүенчә, Русиядә карбыз сезоны сентябрьдә генә башлана.
Ни өчен хәзер карбыз ашау куркыныч?
Карбыздагы нитраттан кеше агулана. Ул организмга җыелып, матдәләр алмашын боза. Ә даими рәвештә шундый агулы продуктлар... Читать дальше...
Яңа ел каникулларын Русиялеләр гадәттәгечә 10 көн түгел, ә берничә көнгә азрак ял итәчәкләр. 2017 елда яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта җомга көнне Русиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре буенча өчьяклы комиссиясе утырышында билгеле булды.
Читать дальше...
Табиблар урман-кырларда җиләк җыярга яратучыларны әнә шулай кисәтә. Җәйге айларда еланнарның нәкъ менә күпләп үрчү чоры икән.
Читать дальше...
Дистәләрчә миллион кешенең гомерен өзгән, җир йөзендәге иң канкойгыч сугышның тәмамланганына 71 елдан артык вакыт узды. Вакыт яраларны төзәтә диләр. Әмма бу сугышның яралары тиз генә төзәлмәс әле. Меңнәрчә совет солдаты әле дә булса хәбәрсез югалган булып санала, алар тиешле хөрмәт күрсәтеп җирләнмәгәннәр дә. Фашистларга булган нәфрәт безнең халкыбызның канына сеңгән. Шул ук вакытта кайбер яшьләребезнең нацистлар атрибутикасына, символикасына мөккибән булуы һич аңлашылмый.
Читать дальше...
Еш кына редакциябезгә җир алыш-бирешенә кагылышлы низаглы хатлар килә. Бу уңайдан, җир участоклары сатып алганда аеруча нәрсәгә игътибар бирергә? Әлеге сорауга Росреестр идарәсеннән алынган түбәндәге җавап күпләр өчен файдалы булыр дип ышанабыз.
Читать дальше...
Гадәттән тыш хәл бүген көндез Чаллыдагы бер фатирда килеп чыккан.
Йортта газ баллоны шартлап, көчле янгын чыккан, дип фаразлана. Фаҗигадә берничә кеше зыян күргән.
Урында шәһәрнең янгын сүндерү бригадалары эшли.
Тулырак: В одной из квартир Набережных Челнов произошел взрыв (ФОТО, ВИДЕО)
http://matbugat.ru
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 11 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Читать дальше...