Добавить новость

Новое оборудование поступило в Мытищинскую больницу

Подмосковным работающим пенсионерам проиндексируют пенсии

Нарколог Подмосковья предупредил об опасности совмещения спорта и алкоголя

Порядка 100 часов активностей подготовили для гостей фестиваля «Мороженое и сладости» на Тверском бульваре





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

9 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.12 сәгатьтә калка, 22.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.11 сәгать.
 
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
 
Сарымсаклы кефир
 
Хәтер начарланганда, атеросклероздан саклану чараларын куллану зарур. 2 бүлем сарымсакны изеп, 2 стакан кефирга салалар, тәүлек дәвамында әкренләп эчеп бетерәләр. Дәвалану курсы – 2 атна.
 
10 июль (якшәмбе). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.21 сәгатьтә калка, 22.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать. 
 
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
 
Җитен орлыгы
 
Матдәләр алмашын җайга салу өчен, көн саен иртән һәм кичен 1 әр чәй кашыгы коры җитен орлыгын кабарга, артыннан кайнаган су яки сөт эчәргә кирәк. Бөерләрне һәм бәвел куыгын чистарту өчен, кичен термостагы 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы җитен орлыгы салып калдыралар да, иртән шул кесәлгә 1 стакан кайнар су кушып, 3 кә бүлеп эчәләр. Дәва курсы – 1 атна. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм дәвалау өчен, 2 аш кашыгы җитен орлыгын төеп (яки блендерда ваклап), 200 грамм кайнар суга салалар, 10 минут төнәтәләр һәм эчәләр.
 
11 июль (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.28 сәгатьтә калка, 23.06 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать.
 
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Хисләре керләнгән кешеләрнең колаклары авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
 
12 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.35 сәгатьтә калка, 23.26 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.06 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
 
Кан басымын төшерү
 
Банка яба торган 2 тимер капкачка әз генә алма серкәсе салып, үкчәләрне шуларга куеп, 5-10 минут утыралар, аннары ятып торалар. Кан басымы төшә, тик көн саен болай дәваланырга рөхсәт ителми, әллә нигә бер генә ярый. Яки бернәрсә белән дә агуланмаган бәрәңге чәчәген җыеп, шуның 2 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда чәй кебек пешерәләр, 2-3 сәгать эчендә әкренләп эчеп бетерәләр  (атнасына 2 тапкырдан арттырырга ярамый). Кан басымын бик тиз төшерү таләп ителгәндә, 3 аш кашыгы тары ярмасын юып, киптерәләр, төяләр һәм көн буена коры килеш ашап бетерәләр.
 
13 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.40 сәгатьтә калка, 23.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.04 сәгать.
 
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
 
Лимонлы кишер
 
3 зур лимонны (кабыгы белән) һәм 1 килограмм кишерне иттарткычтан чыгаралар, ярты стакан бал кушып, әйбәтләп болгаталар һәм суыткычта саклыйлар. Иммунитетны ныгыту, кандагы гемоглобин микъдарын арттыру өчен, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.
 
14 июль (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.46 сәгатьтә калка, 23.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать. 
 
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
 
Тозлы суган
 
Папилломадан котылу өчен, халык медицинасы мондый чара тәкъдим итә. 1 баш суганны чистартып, өстеннән әзрәген чокып алалар, шунда 1 чәй кашыгы тоз салалар. Кичтән касәгә салып, өстен капкач белән ябалар, агып чыккан суны иртән папилломага сөртәләр. Көненә берничә тапкыр сөртергә онытмаска кирәк. 5 көннән соң суганны алыштыралар. 3 атнадан соң папилломалар бетә.
 
15 июль (җомга). Шәүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.49 сәгатьтә калка, 0.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать.
 
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
 
Болгарча тозланган кыяр
 
Кечкенә кыяр – корнишоннарны 4 сәгатькә салкын суга салып куялар.  Берәр литрлы 4 банкага җитәрлек маринад әзерлиләр: 2 литр суга 7 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, 180 миллилитр  9 процентлы серкә өстиләр. Банкаларның һәркайсына дүрткә бүленгән берәр кишер, боҗралап туралган берәр баш суган, орлыклы 2-3 укроп зонтигы, аннары кыяр тутыралар да, өстенә кайнап торган маринад коеп, тимер капкач белән ябалар. 
 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Как визит Путина в Ханой меняет геополитическую ситуацию в Азии

Строительная готовность школы в «Южной Битце» Ленинского округа — 72%

Мария Машкова рассказала о съемках в сериале, в котором не указали ее имя

ФСБ России признало ViPNet CryptoSmart соответствующим требованиям к СКЗИ

Музыкальные новости

Сергей Собянин. Главное за день

В Дубне сотрудники Росгвардии помогли утиному семейству перейти оживленную трассу

РБК: в Москве из-за случаев ботулизма приостановили продажу некоторых продуктов

Рубена Варданяна в бакинской тюрьме заставляли долго стоять, его лишали воды, ему не разрешали мыться и менять белье и одежду

Новости России

Двух иностранцев задержали на северо-западе Москвы за изнасилование женщины

Модернизация коммунальной инфраструктуры в Павловском Посаде коснется 36 тыс человек

Мария Машкова рассказала о съемках в сериале, в котором не указали ее имя

Дети из Мытищ побывали на экскурсии в Музее узников фашистских концлагерей

Экология в России и мире

АФК «Система» планирует модернизировать Вологодский текстильный комбинат

PREMIER проведет фестиваль «Лето PREMIER» по всей России

Культурное лето с Dhawa Ihuru

Есть или не есть кровянку, прокомментировал гастроэнтеролог Садыков

Спорт в России и мире

Кирилл Скачков из Новокузнецка стал победителем Игр стран БРИКС-2024

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС

Самсонова поддержала Андрееску после победы над ней в финале турнира в Хертогенбосхе

Россиянка Людмила Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосе

Moscow.media

«Байкал Сервис» снижает тарифы из городов Сибири

На Азина рухнул расселенный дом

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

Мост в Нагатинском затоне готовят к установке пилонов











Топ новостей на этот час

Rss.plus






«Как можно сравнивать "Черный квадрат" и "ГЭС-2"» // Франческо Бонами о выставке в Москве

"Это начало". На Западе раскрыли, с чем столкнутся США из-за шага Путина. В Евразии им не место

Двух иностранцев задержали на северо-западе Москвы за изнасилование женщины

Проверку детских лагерей дневного пребывания провели в Ленинском округе