Кадерле дуслар!
Мәхәббәт, гаилә, тугрылык – болар кеше тормышына үзенчәтлекле мәгънә бирә торган мәңгелек кыйммәтләр. Без беренче адымнарны нәкъ менә гаиләдә ясыйбыз, дөньяны танып беләбез, ярдәм һәм хуплау табабыз.
Нык гаиләләрдә бәхетле балалар үсә, җәмгыятьнең әхлакый үзәге саклана, соңгы чиктә районыбыз һәм илебез иминлегенә нигез салына.
Үз балаларын тәрбияләүче, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган әти-әниләргә рәхмәтләремне белдерәм. Сезнең хезмәт игелекле, ә аның җимешләре сезнең өчен озак еллар буена горурлык булсын.
Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм.
Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.