2016 елның 1 июленнән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында белем бирү программасын тормышка ашырган бакчаларда баланы караган һәм тәрбияләгән өчен әти-әниләр түләвенең төп һәм өстәмә компенсациясен билгеләүгә электрон гариза тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Ата-аналар бу хезмәткә лаеклы бәя бирделәр: чөнки хәзер шәхс
шәхсән Республика матди ярдәм үзәге бүлегенә килү зарурлыгы юк. Алар usIugi.tatarstan.ru сайтына “Шәхси кабинет“ аша керәләр, “Подать заявление на основную компенсацию части родительской платы“ яки “Подать заявление на дополнительную компенсацию части родительской платы“ хезмәтен сайлыйлар. Аннан соң барлык кирәкле документларны тутыралар.