Район халкына Александровка урманы яныннан үткәндә сак булырга һәм кирәк булмаса машинадан чыкмаска киңәш итәләр.
Куркыныч җәнлек барлыкка килү турында редакциягә хайваннар дөньясы объектларын файдалану, саклау, контрольлек итү буенча ТРның Лаеш районара бүлек начальнигы Николай Воробьев хәбәр итте. Урманда “урман хуҗасының“ ачык эзен умартачы Михаил Ильин күргән. Ул бу хакта “Камское раздолье“ аучылык хуҗалыгы егеренә хәбәр иткән.
-Без ул урынга бардык, эзне фотога төшердек,- дип сөйли Николай Воробьев. - Аның белән нәрсә эшлисен югарыдагы органнар хәл итә. Аю безгә Балык Бистәсе районыннан килгән дип уйлыйбыз. Җәнлекләрдә “чик“ дигән төшенчә юк. Ул безнең районга нигә килергә уйлаган, билгесез. Сүз уңаеннан, аюларның бездә күренүенең бу беренче очрагы гына түгел. Мәсәлән, биш ел элек “урман хуҗасы“ Державино, Пәрәү, Татар Янтыгы умарталыкларында булган иде инде. Ул монда кышлады да хәтта.
Урманга барганда сак булыгыз. Үзегез белән эт ияртегез. Туганнарыгызга кайсы якка баруыгызны әйтегез, телефон алырга да онытмагыз.