Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Мәңге җырларга бирмәс иде» - Айрат Закиров Вадим Захаровтан китүенә шат булуын әйтте

Саксафончы, сәхнәдә бии-бии уйнавы белән аерылып торучы музыкант Айрат Закиров быел җырчы Вадим Захаров төркеменнән китеп, Ләйлә Галиевада эшли башлады. Соңгы вакытта бик популярлашып киткән егет хәзер үзен җырчы буларак та сынап карый. Социаль челтәрләрдә Айрат Закиров үзенең Вадим Захаров төркеменнән китүенә шат булуы турында да әйткән. Ни өчен икәнлеген дә аңлаткан.

«Хәерле көннәр барчагызга да. Бүген сторисларыма: «Синең Вадимнан китүеңә без бик шат», - дип яздылар. «Мин дә шат Вадимнан китүемә», - дип язган идем, кемнәрдер моңа үпкәләде. Белмим, нигә үпкәләргә инде, чын күңелдән яздым бит. Мин хәзер Ләйлә Галиевада эшлим. Ләйлә Галиева миңа җырларга бирә. Вадим миңа мәңге җырларга бирмәс иде. Шул ук вакытта мин Вадимга чын күңелдән рәхмәтлемен. Аны бик хөрмәт итәм», – дип сөйләгән Айрат.

Ләкин музыкант, әлеге сүзләре аша, Вадим Захаров иҗатын яратучы күпсанлы тамашачының тәнкыйтенә юлыккан.

«Вадим Захаров янында җырларга сиңа әле ой-ой-ой. Шул керделе-чыктылы җырларың белән йөрсәң генә»,

«Тәртипсез, әти-әниең тиешле тәрбия бирмәгән сиңа, кызганыч», «Мин сине бик хөрмәт итә идем, бүгенге җавабың бер дә хөрмәт калдырмады», «Баянчылар җырлый башлады, хәзер – саксафончылар. барысының да җырлыйсы килә. Күпме банкетларда Вадимның җырларын җырлап акча эшләде. Ә хәзер...», «Алай шат булгач, нигә Вадимның җырларын башкарасың? Ул бит сине җырчы буларак концертларына чакырмады. Башка җырчыларда да җырлаганың булмады бит», – дип ябырылганнар яшь музыкантка.

Айратның эфирда Вадим Захаров турында «Вадим абый» дип сөйләмәвенә, язылучылары алдына яланөс чыгып утыруына да бәйләнгәннәр.

«Мин хейтер түгел, сине яратып карыйбыз. Әмма «Вадим абый» дип әйт, яме», «Дөрес язалар. Үзеңнән олыракларга «агай», «абзый» дип, хөрмәт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан, сез бит халык белән аралашып утырасыз бу эфирда. Өстегезгә күлмәк кисәгез дә комачау итмәгән булыр иде. Бу үз тамашачыларыңа карата хөрмәт, этикет кагыйдәсе», – дип тә комментарийлар калдырганнар.

Айрат Закиров хатасын аңлавы турында яза, әлеге кисәтүләрне игътибарга алачагын әйтә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus