Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Балу табу авыррак»: Этен коткару өчен салкын суга чумган йөкле хатынның улы туган

Чаллыда 39 атналык йөкле килеш этен коткару өчен бозлы суга кергән хатын-кыз тарихы бәхетле тәмамланган. КДМЦ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күптән көтелгән улы дөньяга килгән — сәламәт бала 3010 грамм авырлыкта һәм буе 52 сантиметр. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Барысы да Тукай яр буенда башланган. Ральф кушаматлы америка стаффордшир терьеры үрдәкләр артыннан куып елгага керә, язгы юка боз астына төшеп китә. Аның хуҗабикәсе — 34 яшьлек Алиса, йөклелекнең 39 атнасында булуга карамастан, уйлап та тормыйча ярдәмгә ташлана.

Хатын-кыз бозлы суга ике тапкыр чума, яраткан этен коткарырга тырыша. Шул вакытта куркып торган кешеләр арасыннан бер генә ир-ат ярдәмгә килә, ул да суга керә. Аннары ир-атны да, этне дә судан чыгара алалар.

Йөклелекнең соңгы чорында нык туңу ана өчен дә, бала өчен дә җитди куркыныч тудыра. Әмма хатын-кыз әйтүенчә, эт аның өчен гади хайван түгел, ә тормышындагы иң истәлекле мизгелләрне уртаклашкан якын дусты.

«Ул мизгелдә мин аффект халәтендә идем. Барысын да ашыгыч ярдәм машинасында гына аңлый башладым», — дип искә ала Алиса.

КДМЦ табиблары аңа кирәкле ярдәмне күрсәткән. «Монда табиблар бик яхшы эшләде. Тикшерүләрдән соң минем дә, баланың да хәле яхшы икәнен әйттеләр», — дип сөйләгән ул.

Ахырда ул болай дип өстәгән: «Бала табу — этне судан коткаруга караганда авыррак икән».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus