Татарстанда узган төндә сиреналар ишетелү сәбәбен аңлаттылар
Бүген төнлә Татарстанда ике тапкыр ракета куркынычы игълан ителде, хәбәр итү системалары эшләде. Шуннан соң, әлеге хәлне аңлатуны сорап, халыктан бик күп мөрәҗәгать булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстанда һава һөҗүме куркынычы турында хәбәр итүнең комплекслы системасы җайга салынган. Ягъни, куркыныч туган очракта, Татарстан халкына СМС-хәбәр килә, шул ук вакытта сиреналар эшли, тавыш көчәйткеч, домофоннар һәм телевидение аша хәбәр таратыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлне аңлап кабул итәргә өнди. Беренче вакытларда бу уңайсызлыклар, хәтта шомлану тудырса да, бу алым куркыныч турында вакытында хәбәр итәргә һәм чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
«Республика җитәкчелеге оборона бүлекчәләре белән бергә республиканы саклау өчен тиешле барлык чараларны да күрә. Хәбәр итү халкыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклауның мөһим өлеше», – диделәр Рәиснең матбугат хезмәтендә.