Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда яшь укытучыларга яңа ярдәм чаралары булачак

Республика мәктәпләрендә эшләүче педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» түләве кертелә. ТР Хөкүмәтенең тиешле карары коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».

Бу түләү Татарстанда урнашкан муниципаль һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләр өчен каралган. Шул ук вакытта аны бирү тәртибе дә расланган, Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге чараны гамәлгә ашыру эше йөкләнгән. Контроль дә шул ук ведомство карамагында.

Түләү конкурс нигезендә биреләчәк. Анда профиль буенча югары яки урта һөнәри белемле укытучылар, шулай ук укыта торган фәнгә туры килгән өстәмә һөнәри әзерлеге булган белгечләр катнаша ала.

Кандидатлар Россия гражданнары булырга, Татарстанда яшәргә, 35 яшьтән яшьрәк булырга, педагогик стажы 5 елдан артмаска һәм төп эш урынында укытучы булып эшләргә тиеш.

Эш бирүче — кандидат эшли торган белем бирү оешмасы. Конкурста җиңүчеләр түләү алучы статусын ала. Катнашу өчен мәҗбүри шарт — шәхси проект булу. Ул укыту һәм дәрестән тыш эшчәнлектә яңа педагогик алымнар яки технологияләр кертүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Финанслау республика бюджеты кысаларында башкарыла. Ел саен түләүне 500 кешегә кадәр ала алачак. Гомуми сумма — 90 мең сум: акча 2026 елның 1 сентябреннән 2027 елның 31 маена кадәр ай саен 10 мең сум итеп түләнәчәк.

Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурс комиссиясен төзи, сайлап алу срокларын, килешү формасын һәм конкурс үткәрү тәртибен билгели. Катнашу өчен гариза һәм документлар пакеты тапшырырга кирәк: диплом, стаж турында мәгълүмат, бурычлар булмау турында белешмәләр, шәхси проект һәм һөнәри казанышларны раслаучы документлар.

Гаризалар бер эш көне эчендә теркәлә, аннары комиссиягә тапшырыла. Документларны карау һәм сайлап алу гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң 10 эш көненә кадәр дәвам итә. Сайлап алу тестны, һөнәри-психологик әңгәмәне һәм проектны бәяләүне үз эченә ала.

Нәтиҗә буенча кандидатлар рейтингы төзелә. Беренче 500 урынны алган катнашучылар җиңүче дип таныла. Баллар тигез булганда әңгәмә нәтиҗәләре һәм гариза бирү вакыты исәпкә алына.

Конкурста катнаштырмау өчен сәбәпләр: документлар тулы булмау, ялгыш мәгълүмат бирү, гариза тапшыру срокларын бозу яки таләпләргә туры килмәү. Шулай ук бюджетта акча булмау да сәбәп булырга мөмкин, әмма соңрак түләү бирелергә мөмкин.

Түләү алучы билгеләнгән вакытка кадәр эштән китсә, түләү туктатыла. Кайбер очраклардан тыш (мәсәлән, оешма ябылу яки хәрби хезмәттәге тормыш иптәше янына күченү), алган акчаның бер өлешен кире кайтарырга туры килә.

Мәгариф министрлыгы һәм финанс контроле органнары түләү шартларының үтәлешен тикшерә. Хокук бозулар булганда, акчалар бюджетка кире кайтарыла — ирекле рәвештә яки суд аша.

Катнашучыларның документлары биш ел саклана. Кирәк булган очракта, укытучы шул ук муниципаль берәмлек кысаларында эш урынын алыштыра ала һәм, укытучы булып эшләвен дәвам итсә, түләү алу хокукын саклап кала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus