Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кошларның язгы күчеше: кара каргалар иртәрәк кайтты, ә сыерчыкларга оя корырга урын юк

Татарстанга җылы яз килде, ә аның белән бергә республикага сыерчыклар, тургайлар, кызылтүшләр дә кайтты. Күчмә кошлар кайту шатлыгын «торак кризисы» күңелсезләндерә – шәһәрдә аларга оя корырга урын юк.

Беренче кара каргалар, соры челәннәр һәм шаркылдык акчарлаклар

Быел Татарстанда кошларның язгы күчеше графиктан алда башланды. Барысына да аномаль җылы март сәбәп булды һәм узган елгы хәлләр кабатланды. Бу хакта «Татар-информ»га нженер-орнитолог, биология фәннәре докторы Илдар Еналеев сөйләде.

«Яз узган елгы кебек үк аномаль иртә башланды, 8-9 мартта көньяктан беренче кара каргалар кайтты. Мин аларны Казанда күзәттем. Минем мәгълүматлар буенча, алар уртача статистик вакытка караганда бер атнага иртәрәк килде», – дип хәбәр итте орнитолог.

Кара каргалар артыннан гадәттә соңрак кайта торган башка күчмә кошлар да килде. Март ахырында Казан тирәсендә челәннәр күренгән.

«Күпкә соңрак кайта торган кошлар да күренә башлады. Соры челәнне беренче мәртәбә март ахырында күзәттем. Шулай ук сыерчыклар, шаркылдык акчарлаклар да кайтты. Бу язда кошлар безнең төбәккә оя корырга якынча атна-ун көнгә алданрак кайта», – ди белгеч.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Борчып торган «торак мәсьәләсе»

Тик кинәт кырау төшкән очракта кошларга зыян килмәячәкме? Орнитолог сүзләренчә, табигать кошларны һава торышын фаразлауның уникаль механизмы белән бүләкләгән, ул төгәллек буенча кешелек технологияләреннән өстен.

«Аларда төгәл һава торышы фаразлары эшли, кешеләрнеке кебек түгел. Кошлар атна-ун көн алга һава торышын белә. Моның ничек шулай булуы фәнгә билгеле түгел. Тәҗрибә мәгълүматлары буенча, кошларның үз-үзләрен тотышы буенча аларның кешеләргә караганда һава торышын күпкә яхшырак төзүен аңларга була. Алар климатик шартларга һәм якты көн озынлыгына карап күчә», – ди биолог.

КФУның биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгизәр Рәхимов сүзләренчә, хәзер Татарстанга кошларның күмәк кайтуы күзәтелә.

«Иң күңеллесе – сыерчыклар килде. Инде бу ялларда аларны сыерчык оялары янында, кешеләр яши торган урыннарда күргәннәр. Аерым алганда, Борисоглебск бистәсендә күргәннәр, миңа фото һәм видеоларын җибәрделәр. Димәк, яз җитте, сыерчыклар кайтты. Сыерчыклардан тыш, тургайлар һәм кызылтүшләр дә кайткан. Димәк, процесс башланды», – дип сөйләде ул.

Әмма шәһәр тирәсендә сыерчыклар саны белгечләрдә борчу уята. Төп сәбәбе – бала чыгару өчен яраклы урыннар юк.

«Кошларга оя корырга урын юк. Куышы булган карт агачларны иминлек максатларында кисәләр, ә махсус сыерчык ояларын беркем дә ясамый һәм элми. Элсәләр дә, кирәк кадәр түгел, бик аз», – ди КФУ профессоры.

Сыерчыклар ефәк күбәләге кортын юкка чыгара, ә чыпчыклар – бакча санитарлары

Илгизәр Рәхимов сүзләренчә, узган җылы сезонның чын ачышы Татарстанда ярты гасырдан артык күренмәгән кош белән очрашу булган.

«Узган елда ак башлы сип белән уникаль очрашу булды. Бу һөҗүм итүче бик зур ерткыч кош. Гадәттә ул таулы өлкәләрдә яши. Бу кош безгә соңгы мәртәбә 50-60 ел элек килгән булган. Һәм без Бөгелмә районында бу кошлар өерен күрдек», – дип сөйләде ул.

Казанда күп еллар дәвамында чыпчыклар саны кимү дә акрынайган.

«Алар кимеде, әмма без чыпчыкларның әкренләп арту тенденциясен күрәбез. Бу уңай факт. Ягъни, алар әле әз, шәһәр тирәсендә берничә йөздән дә артыкны күреп булмый. Миллионлап кеше яшәгән шәһәр өчен бу, әлбәттә, бик аз, чынлыкта исә алар йөзәр меңләп булырга тиеш», – диде Илгизәр Рәхимов.

Орнитолог сүзләренчә, сыерчыклар һәм чыпчыклар зур файда китерә. Беренчеләре агач яфракларына һөҗүм итә торган ефәк күбәләге кортын бик актив юкка чыгара, ә чыпчыклар – бакча санитарлары.

«Чыпчыклар бөҗәкләрне ашаудан тыш, кирәкмәгән чүп үләннәренең – алабута, бәпкә чирәме, йонча орлыкларын да бик күпләп ашый», – дип сөйләде Илгизәр Рәхимов.

Тәҗрибә: акчарлакларга каршы карчыгалар

Шәһәр чите өчен иң кискен проблемаларның берсе – чүп полигоннарында үләксә ашаучы кошлар өере. Соңгы елларда Казан читендә шушындый азык базасы булу аркасында кышлаучы кошлар арта бара. Мондый кош өерләре белән көрәшү өчен «Көнчыгыш» полигонында кызыклы тәҗрибә уздырыла.

«Полигон кошлардан азат зонага әйләнде. Моңа биорепеллентация кертү – өйрәтелгән ерткыч кошлар куллану аркасында ирешеп булды», – диде әлеге проектның кураторы Илдар Еналеев.

Аның сүзләренчә, 2025 елның октябреннән «Көнчыгыш» полигонында ике «эшче» кош – карчыга куллану аркасында кошлар өере юк. Бу ерткычлар карчыгалар семьялыгыннан, алар башка кошлар өчен даими куркыныч зона тудыра, аларны бу территорияне ташлап китәргә мәҗбүр итә. Әмма шәһәр чүплекләрендә кошлар концентрациясе проблемасы әле хәл ителмәгән. Кош өерләре калдыкларга керү ачык булган җирләргә китә.

«Кызганыч, законсыз чүплекләр бар, алар шунда туклана. Кошлар ишегалларындагы тулган чүплекләрдә дә ашый», – дип өстәде Еналеев.

Шунысы кызыклы, чүплекләрдәге азык базасы каргалар һәм акчарлакларны гына түгел, ә ак койрыклы бөркет кебек сирәк очрый торган ерткыч кошларны да җәлеп итә. Шуңа күрә алар бу кышта шәһәрдә калган.

«Үзен канәгатьләндерерлек азык бар икән, нишләп меңләгән чакрым очып йөрсен ул? Бу тормыш энергиясен экономияләү дип атала», – диде Илгизәр Рәхимов.

Орнитолог сыерчык ояларын бизәмәскә һәм каргалардан куркырга киңәш итә

Орнитолог кошларга ярдәм итәргә теләүче кешеләргә берничә киңәш тә бирде. Беренчедән, сыерчык оялары элергә әле соң түгел – алда чебенче һәм уткойрыйклар кайтасы бар. Тик бу эштә минимализм мөһим.

«Сыерчык ояларын паркларда эләргә кирәк, ә ояның тишеге көньякка карап торырга тиеш, бернинди бизәкләр кирәкми. Мин гел кисәтәм – тишекләрне бизәргә, рәсемнәр ясарга кирәкми. Кошлар аулак урыннар ярата. Оялар агачтан булырга тиеш», – дип аңлатты орнитолог.

Икенчедән, озакламый кош балалары ояларыннан очып чыга башлаячак. Профессор аларга бары тик чынлап куркыныч янаган очракта гына булышырга киңәш итә.

«Без эшли ала торган бердәнбер нәрсә – кош баласын этләр яки песиләр таламасын өчен, аны күтәреп агач ботагына утыртып кую. Шул вакытта без игелек кылабыз – аларның гомерләрен саклап калабыз», – диде Илгизәр Рәхимов.

Ә язын кешләргә каргалардан куркырга кирәк, алар апрель-майда үз нәселләрен бик ярсып саклый башлый, очраклы узгынчыларны оялары тирәсеннән куа.

«Бала чыгарган карга үз баласының кычкыруын ишетеп, кешеләрне куркытырга мөмкин. Тик алар күзне чокып чыгармый. Каргалар шактый сак кошлар, рөхсәт ителгәннең чиген белә», – диде Рәхимов.

Якын арада орнитологлар су кошларының күпләп кайтуын көтә, ә майда «күчеш эпопеясен» сандугачлар һәм яр карлыгачлары тәмамлый.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбаков

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus