Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эколог климат җылынуның бакчачыларга йогынтысын аңлаткан

Россиянең үзәк төбәкләрендә соңгы 30 ел эчендә климат җылыну үсемлекләрнең үсү һәм үсеш вакытын — вегетация чорын дүрт көнгә арттырган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Демидов исемендәге Ярославль дәүләт университетының экология һәм зоология кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Ольга Гусева.сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, соңгы 30 елдан артык вакыт эчендә Россия үзәгендә уртача еллык температура 1,2-1,5 градуска күтәрелгән. Шул ук вакытта кышкы айларда температура ныграк үзгәргән: гыйнвар температурасы 2,9-3,5 градуска арткан, ә июльнеке – 0,8-1,6 градуска.

«Уртача еллык температуралар күтәрелү сәбәпле, вегетация чорының озынлыгы арта. Бу – һава температурасы +5 градустан югарырак булган вакыт. Ярославльдә бу чор дүрт көнгә артты: хәзер ул ике көнгә иртәрәк башлана һәм ике көнгә соңрак тәмамлана», - дип аңлата галимә.

Аның сүзләренчә, климат үзгәрүне кешеләр сизми диярлек.

«Үсемлекләрнең үсү вакыты озыная, бу бакчачылар өчен яхшы. Өйләрне җылыту вакыты кыскара, ә төзелеш эшләрен алып бару вакыты озыная», — дип аңлата белгеч.

Әмма бу үзгәрешләрнең авыл хуҗалыгына йогынтысы турында төгәл генә әйтеп булмый. «Бер яктан, җылы булу яхшы. Икенче яктан – корылык куркынычы бар: су тиз парга әйләнә, ә явым-төшемнәр азрак була. Бу бер төр үсемлекләр өчен файдалы булса, икенчеләре өчен зыянлы булырга мөмкин. Уңышка башка сәбәпләр дә йогынты ясый», — дип өсти эколог.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus