«Крокус»тагы терактта зыян күргән тагын бер кеше вафат булган
«Крокус Сити Холл»дагы теракт вакытында, моннан ике елга якын элек яраланган Наталья Скисова озак дәваланганнан соң вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына зыян күрүчеләрнең адвокаты Людмила Айвар хәбәр иткән.
«Кичә теракт эше буенча тагын бер зыян күрүче – Наталья Скисова вафат булды. Бу – сәламәтлеккә китерелгән зыян нәтиҗәләре», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, 42 яшьлек хатын-кыз «Крокус»тагы фаҗигадән соң озак вакыт дәвалану курсы үткән, анда аның сәламәтлегенә бик нык зыян килгән булган. Адвокат ТАСС агентлыгына ачыклык керткәнчә, мәрхүмә пешү нәтиҗәләреннән һәм травмадан соңгы стресс какшавыннан дәваланган. «Аның йөзе пешкән һәм сулыш юллары зарарланган иде», – дип йомгаклады ул.