Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ильвира Хамматова: «Мин танышу сайтларында утырам»

Җырчы Ильвира Хамматова үзенең тиң ярын танышу сайтлары аша эзли. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәләре аша сөйләде.

Әйе, мин чыннан да танышу сайтларында утырам. Анда төрле милләт кешеләре, егетләр-кызлар утыра. Мин шәхсән татар егетләре белән танышам.

Анда мине танучылар да бар. «Сез Ильвира Хамматова бит. «Яшьли сөйгән ярымны җырлаучы». Нишләп сез монда утырасыз? Татар эстрадасында беткәнмени сезгә тиң кеше? Сез бай кеше эзлисездер инде», - диләр. Бу сорауларга төрлечә җавап биреп була. Әмма минем тормыш рәвешем, тормыш ритмым белән урамда барганда танышу кыен. Минем вакытым юк. Эш вакытында тулаем эш процессына биреләм. Концертларда бөтенләй башка мохит. Танышу сайты – танышу өчен иң кулай урыннарның берсе. Шулай ук без оештырып җибәргән танышу чараларында танышырга мөмкин. (Күптән түгел генә Ильвира Хамматова җырчы Айгөл Бариева белән берлектә ялгыз кешеләр өчен танышу чаралары оештыра башлады. Сүз шулар турында бара)

Үзенең сөйгән ярын эзләүчеләр булса, әйдәгез, бу видео астында кыскача гына күз эләктереп ала торган мәгълүмат калдырабыз. Әйтик, мин Ильвира. Казаннан, 40 яшь. Үземнең насыйп ярымны эзлим. Иҗатыма гашыйк булган, улымны кабул итә торган, акча эшли белә торган, яратышып, матур тормышларда өй төзеп яши торган. Якынча шулайрак» – ди Ильвира.

Ильвира Хамматова беренче иреннән моннан күп еллар элек аерылды. Аның беренче никахыннан Солтан исемле улы бар.

2023 елда җырчы бәхетен тагын бер тапкыр сынап карады – үзеннән күпкә яшьрәк Равил исемле егет белән гаилә корып җибәрде. Тик җырчының әлеге никахы да уңышлы булмады. Ярты ел узгач, җырчы икенче ире белән дә аерылышуын ачыктан-ачык сөйләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus