Гөлсирин Абдуллинаның үзәгенә үткәннәр: «Ходаем, аек акыл бир бу кешеләргә...»
Җырчы Гөлсирин Абдуллина хейтерлары күп булуы турында еш язып тора. Артист начар комментарийларны бик авыр кабул итә, аеруча усал телле хейтерларын беркайчан да игътибарсыз калдырмый, сторисларына чыгарып, башка язылучыларына да күрсәтеп бара.
Шушы арада Гөлсирин Абдуллина һәм аның тормыш иптәше Азат Абитовның, күп еллык тәнәфестән соң, Казанда беренче зур концертлары булган иде. Концерт барышында Гөлсирин әнисенә багышланган җырын сәхнәдә әле беренче адымнарын гына ясап килүче бертуган энесе Ислам белән бергә башкарды. Бу юлы хейтерлары Гөлсириннең үзенә генә түгел, энесенә дә кагылып үткәннәр. Гөлсирин моны аеруча да авыр кабул иткән.
«Бер чәрелдек тавышлы җырчы икенче тавышсыз, моңсыз туганын өстерәп чыккан. Ничек сәхнә күтәреп тора икән. Башта үзләрен тыңлап карасыннар иде сәхнәгә чыкканчы»;
«Берсе бара арбадан, берсе бара чанадан дигән сүзләр дә артыграк әле монда», – дигән комментарий ияләрен зур планда күрсәтеп, Гөлсирин түбәндәге җавабын язып калдырган:
«Кайлардан вакыт табып ямьсез җөмләләр язасыз сез апалар? Сезнең балаларыгыз юкмы? Кешелеклелегез кая китте?
Мин бу җырымны үземнең әти -әниемә багышлап эшләдем һәм бертуган энем белән Казан концертыбызда җырладык.
Мин инде ияләнеп киләм кешенең тозсыз сүзләренә, мондый комментарийлар һәр көнне килә миңа. Ә менә Исламның беренче адымы бу зур сәхнәдә. Аның әлегә вокал белеме юк, чын күңеленнән җырлый, тавышы да, көе дә, моңы да бар! Барысы да үз урынында! Менә күрерсез, «өстерәп чыккан тавышсыз, моңсыз туганым» бик күпләрнең яраткан җырчысы булыр, зур исемнәр алып концертлар куяр! Миңа килгәндә, матур булмаган сүзләрегез, смсларыгызны укыйм да: «Әй, Ходаем, аек-акыл бир бу кешеләргә» дип теләп куям», – дигән ул.