Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иманлы яшьләр – илнең терәге: «Һәр мөселман бу изге айны көтеп яши»

«Корстон»ның Бал залы бу көнне бала-чаганың һәм яшүсмер егет-кызларның шат авазыннан шау-гөр килеп торды. Залга үткәнче фойеда кызыл келәм форматында фотозона ясалган иде. Анда истәлеккә фоторәсемгә төшүчеләр бик күп булды. Шулай ук биредә үк мастер-класслар, күргәзмәләр һәм сәүдә нокталарын да күрү мөмкин иде. Кызлар өчен милли рухта эшләнгән бизәнгечләр: алкалар, беләзекләр һәм йөзекләр дә сатыла иде. Алар «Мөмкинлекләр навигаторы» дип аталды. Ифтарга килгән яшь лидерлар бик актив булды. Ифтарның «Лидерлары буыны» дигән исеме – җисеменә туры килеп торды.

Бер караганда бераз гаҗәпләнеп тә куярлык күренеш, чөнки әле кайчан гына дин – өлкән әби-бабайларның рухи таянычы булып санала иде. Ә хәзерме? Хәзерге көндә ифрат күп яшьләр дә дини кануннар нигезендә яшәргә, ураза тотып күбрәк әҗер-савап алырга омтыла. Яшь гаиләләр балаларын дин кагыйдәләре буенча тәрбияләргә тырыша.

Яшүсмерләр ифтарында авыз ачучылар санын миллионга кадәр җиткерергә ниятлиләр

Проектны оештыручы, «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме җитәкчесе һәм «Будущее поколение» хәйрия фонды генераль директоры Ләйсән Ганиева:

Яшүсмерләр өчен ифтарны беренче ел гына үткәрмибез. Моңа кадәр 15 ел дәвамында ифтарлар уздыра идек. Башка елларда 120-150 кешелек итеп кенә оештырсак, быел бу сан 330га җитте. «Корстон»ның бу залы бик уңайлы, монда фойеда да рәхәтләнеп җыелышырга һәм аралашырга була. Зал үзе дә 800 кешене сыйдыра ала. Киләсе елга 800гә кадәр җыярга уйлап торабыз. Киләчәктә бу санны бер миллионга җиткерәсебез килә. Чакыру билетлары җитмәү очраклары да юк түгел. Быел Казандагы 30 мәдрәсәдән шәкертләрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын һәм ятим балаларны җыйдык. Монда килгән балаларның яше 12 яшьтән башлана, – дип белдерде ул.

Ләйсән апа билгеләвенчә, ифтар балаларны куандыру өчен оештырыла. Әйткәндәй, ул үзе дә күпбалалы үрнәкле ана.

Безнең Ураза ае – нәтиҗәләр ясый торган чор. Һәр мөселман бу изге айны көтеп яши. Эшмәкәрлек, хәйрия, спорт, лидерлык һәм төрле номинацияләрдә зур-зур уңышлар яулаган балаларны олы сәхнәләрдә бүләкләр белән сөендерәсебез килде, – дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәш.

Яшүсмерләр өчен мавыктыргыч квест: «Конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр»

Бихисап мастер-классларны Казан федераль университетының конфликтология кафедрасы оештырганы игътибарымны җәлеп итте. Анда квест үтәргә бала-чага чиратка баскан иде. Хәер, бу чарада яшүсмерләр катнашуы белән дә аңлатыла. Ә яшүсмерлек вакыты – билгеле кеше гомерендә иң катлаулы һәм хәтта ки якыннар белән аңлашмаучанлыклар килеп чыга торган чордыр, мөгаен. Мастер-классны кафедра доценты Резеда Галихуҗина һәм студентлар үткәрде.

2нче курс студенткасы Алёна Асташкина:

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтын, конфликтология кафедрасын тәкъдим иттек. Мавыктыргыч квест форматында кунакларга төрле станцияләр үтәргә кирәк булды. Аннары һәркемгә отыш уенында катнашу мөмкинлеген бирдек. Уен формасы да, үз-үзеңнең халәтеңне аңлау тестлары да булды. Конфликтларны хәл итү юлларын эзләү биреме белән карточкалар да тәкъдим иттек. Алар аша катнашучылар экспресс режимда конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр. Шуннан соң нәтиҗәләр ясалды, станцияләрне үтүчеләр әллә никадәр файдалы мәгълүматка ия булдылар. Мәсәлән, нинди дә булса хәлләр, бәхәсләшүләр килеп чыкканда уңышлы стратегияләр сайларга өйрәнделәр. Шулай ук Россия тарихына кагылышлы карточкалар да булды. Алары да катнашучылар арасында кызыксыну уятты, – дип сөйләде Алёна.

«Яшьләр һәм балалар белән эшләү – бик саваплы гамәл»

Әлеге кичә иң креатив, инициатив һәм алдынгы карашлы яшьләрне туплады. Аллаһның киң рәхмәте белән нинди күркәм мәҗлескә, бәйрәмгә җыелдык. Без сезне көтеп алдык, – дип мөрәҗәгать итте алып баручылар яшь мөселманнарга.

Чара җыр-моң, балаларны бүләкләүләр белән дәвам итте.

Яшьләр һәм балалар белән эшләү – бик саваплы гамәл. Үзебез дә «Татар азаны» проектын алып барабыз, дини төшенчәләрне яшьтән үк сеңдерергә тырышабыз. Без иртәгә безнең урынга киләчәк һәм җәмгыятебезнең тоткасы булырлык яшьләрне тәрбияләргә тиеш, – дип әйтте чараны алып баручы Марсель Әхмәдуллин.

Чакырылган балалар арасында мәдрәсә шәкертләре генә түгел, белем бирү үзәкләре, Татарстанның урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары да бар иде.

Казан энергетика көллияте студенты Булат Талипов белән дә аралашып алдык:

Казан филармониясе ансамбленә 11 яшьтән йөрим. Анда шөгыльләнә башлаганыма 6-7 ел була. Ифтарга алдан язылып килдем. Минем иң олы казанышым – «Татар егете» бәйгесендә Гран-при алуым, дип саныйм. Гомумән, 6 яшемдә музыка сәнгатенә чумган идем һәм хәзер анда «йөзеп» йөрим. Күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашам, сәләтемне үстерү өстендә эшлим. Күбрәк татар һәм рус җырлары башкарабыз, шулай ук мөнәҗәтләр дә җырлыйбыз, – диде Булат.

Бәйрәм мәҗлесендә тулаем алганда 7 юнәлеш буенча Рәхмәт хатлары, бүләкләр өләштеләр.

Рамазан ае – һәр мөселман кешесе өчен көтеп алган, тәкъвалык ае, ди дин әһелләре. Халык Аллаһ ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота, иман йортларында намазлар кыла. Суның, икмәкнең һәр валчыгына кадәр тәмен тоярга мөмкинлек биргән айның бу ямьле мәҗлесе дә җылы һәм матур үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus