Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Былтыргы өчен җавабы булды бугай»: Азат Фазлыев концертында узган елгы хатасын төзәткән

Шушы көннәрдә Казанда җырчы Азат Фазлыевның сольный концерты узган иде. Җырчы концертны шәп итеп, узган елгы хаталарын төзәтеп куйган. Бу хакта үзенең сәхифәсендә автор-башкаручы Гөлүсә Шаһбан яза.

Концертка барган саен «Концертларны куйсаң шундый дәрәҗәдә куярга , шундый түгел икән бөтенләй куймаска», – дип нәтиҗә ясап кайтам мин.

Азатның концертын үткән ел да караган идем. Авторларны әйтми калуы белән бераз күңелне киткән иде. Быел һәр җыр саен авторларны кабат-кабат әйтте. Хәтта залда бастырып кул чаптырды, бу былтыргы өчен җавабы булды бугай.

Концерт иң югары нотада башланып китте һәм шул нотада барды. Азат елатты залны, үзе дә яшерен генә күз яшьләрен сөртте. «Йомшарган Азат, күңелләр нечкәргән» – дип уйлап куйдым.

Җырларга килгәндә, иң беренче чиратта сүзләр... Бармак арасыннан кысып чыгарган шигырьләр түгел. Күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган җырлар, темалар сайлаган Азат. Мәхәббәт темасы да зур урын алып тора аның репертуарында. Бу мине сөендерде, чөнки бу минем тема һәм тамашачының күңел халәте. Концерт бер тында үтеп китте. Азат елата да белә, күңелне дә күтәрә белә.

Тамашачы рәхәтләнеп биеде дә җырлады да бүген. «Айгөл, мин әйтәм, әйдә биикме әллә?» – дим. «Килешмәс безгә, карап кына утырыйк инде», – диде Айгөл. Концерт профессиональ дәрәҗәдә оештырылган. Акча исе килеп тора сәхнә ягыннан. Молодец. «Булса шундый булсын, шундый булмаса бөтенләй булмасын», – дип югары дәрәҗәдә эшләгән Азат.

Алсу миңа Гөлүсә дип матур итеп дәшә, ул миңа сеңлем кебек, ниндидер җепләр бәйли. Ә Азат миңа Гөлүсә апа дип дәшә.. Еш аралашмасак та мин үземә булган хөрмәтне сизәм. Рәхмәт яусын!

Иң мөһиме, сәләмәтлек телим мин аларга. Онык-оныкчыклар сөяргә, балаларының бәхетенә, уңышларына сөенеп яшәргә язсын. Алар тормышның шул этабында хәзер, – дигән Гөлүсә Шаһбан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus