Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бик зур эш көтә»: Рөстәм Нәбиев дөньядагы иң югары тауга менәргә җыена

Популяр блогер, казарма ишелеп ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавына 3 тапкыр менгән параальпинист титулын яулаган иде. Хәзер ул Җир шарының иң югары биеклеге – Эверест тавына менәргә әзерләнә.

«Мин бу атналарда шундый сорауларга бирелдем: Эверестка менәргәме, юкмы? Икеләндем. Кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә: максимумга әзерләнергәме, әллә туктаргамы икәне ачык түгел иде. Сораулар күп булды, бер генә төгәл җавап та юк.

Һәм менә бер атна элек барысы да үз урынына басты. Халыкара бокс ассоциациясе минем экспедициянең генераль иганәчесе булды. Хәзер Катмандуга очарга төгәл бер ай калып бара. Аннан дөньяның иң биек ноктасы – Эверестка менү юлым башланачак.

Бик зур эш көтә: экспедиция оештыру, команда җыю, чөнки проектның уңышы нәкъ менә командадан тора. Экипировка. Логистика. Куркынычсызлык һәм нәтиҗәгә бәйле йөзләгән мәсьәләне хәл итеп бетерергә кирәк», – дигән блогер.

Шулай ук ул сәламәтлегенә бәйле фикерләре белән уртаклаша.

«Мин бик яхшы аңлыйм: биеклектә хаталар кичерелми. Теләсә нинди авыру сиңа каршы уйный ала. Миннән тормый торган нәрсәләр дә бар: һава торышы, кар көртләре, тауларда очрый торган объектив куркыныч әйберләр. Ләкин мин үз сәламәтлегемә йогынты ясарга тиеш. Мин сәламәтлегемә йөз процент ышанырга тиеш. Шуңа күрә, хәзер саулыкны ныгытырга һәм кирәк булса, дәваланырга кирәк.

Организмны алда көткән йөкләнешләргә әзерләү мөһим. 2020 нче елда Эльбруска күтәрелгән Рөстәм алты елдан соң үз карашын планетаның иң югары ноктасына юнәлдерер дип кем күз алдына китерә алыр иде икән?! Алда безне уникаль сәяхәт көтә. Һәм мин аңлы рәвештә һәм үз-үзем белән килешеп барам», – дип язган Рөстәм Нәбиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus