Чит илдән арзан бәягә машина кайтарырга маташкан Казан кешесе 3 млн сумын югалткан
Казан кешесе чит илдән арзан бәягә иномарка алырга теләп, мошенникларга 3 миллион сум акча күчергән.
«Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ир-ат бер мессенджерда арзан бәядән иномаркалар сату турында игълан тапкан. Сатучы белән элемтәгә кергәч, ул машина сайлаган һәм түләү өчен килешү алган. Әлеге документ нигезендә ул якынча 2 миллион сум акча күчергән.
Берникадәр вакыттан соң сатучы кабат элемтәгә чыгып, таможня җыемы һәм Казанга кадәр китерү өчен тагын 1 миллион сум кирәклеген әйткән. Акча түләнгәннән соң, сатучы ир-атны блоклаган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзләү бара. Полиция хезмәткәрләре акча күчергәнче мәгълүматны җентекләп тикшерергә чакыра.