Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нәкыйпнең «Юшкын»га әйләнү тарихы яки Әлмәт белән Әтнә театрлары арасындагы нәни күперчек

Әлмәт театрында узган заманча драматургия семинар-лабораториясенең барышын күзәтүне дәвам итәбез. Чиратта «Юшкын» - финалга чыккан әсәрлоәрнең тагын берсе.

  • Театраль лаборатория Әлмәт татар драмтеатры, Татарстан Язучылар берлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.
  • Театраль лабораториянең беренче туры «Өч көн эчендә пьесаны ничек язарга» дип исемләнгән семинар-интенсив (31 гыйнвар - 2 февраль) форматында үтте. Семинар-интенсивны Зиннур Сөләйманов үткәрде. Аның авторлык методикасы буенча семинарда катнашучылар 3 көн дәвамында булачак пьесаның идеясе, темасы, сюжеты, геройлары, жанры һәм тулаем конструкциясен булдыру белән мәшгуль булдылар. Аннары аларга шул конструкция буенча диалоглар язып сәхнә әсәре тудырырга вакыт бирелде. Икенче этапта катнашучылар язган сәхнә әсәрләрен театр тәнкыйтьчесе, арт-менеджер Павел Руднев, язучы һәм сценарист Родион Белецкий, режиссер Искәндәр Сакаев анализлады.
  • Финалга 8 пьеса чыкты һәм аларның күбесен төрле театрлардагы режиссерлар сайлап алып эскизлар ясадылар.

Финалга чыккан «Юшкын» пьесасының авторы - Әлмәт театры актрисасы Резеда Хәертдинова. Әлбәттә, бу пьеса аның беренче мәртәбә каләм алуы түгел. Театр репертуарында Резеданың «Киңәш кирәк» комедиясе бара, ул шулай ук театрдагы төрле әдәби-музыкаль кичәләрнең дә сценарий авторы, театрга спектакль куярга килгән режиссерларның дә әдәби яктан ярдәмчесе. Резеда шагыйрә дә - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Юшкын - каты суны кайнатканда яки буландырганда (парга әверелдергәндә) бүленеп чыга торган карбонатлы утырым. Пьесаның төп героена - блогер булып күп акча эшләргә хыялланган егеткә автор шундый кушамат таккан – Юшкын. Ни өченме? Егетнең исеме Нәкыйп, шуны җиңел кулдан «Накипь»ка әйләндерәсең дә, татарчага тәрҗемә итәсең.

Вакыйгалар Нәкыйп һәм аның сөйгән кызы Ләйләгөл тирәсендә әйләнә. Вакыйгалар отель номерында һәм кысан гына лифтта бара. Әнисе янына кунакханәгә эшкә кергән егет затлы номерларны һәм анда яшәүче бай кунакларның кием-салымын роликлар төшерергә куллана. Кунакханәне генә түгел, әнисе белән Ләйләгөлне дә куллана. Куллана-куллана да... шуның белән шул инде... Лаборатория барышында Резеда: «Кайбер пьесалар экспертларга бик гади дә булып тоелыр. Ләкин ул гадилек бездә бар. Кешене шаккатырып, сәер әйбер языйм әле, дип язалмыйм. Мин алга таба язачакмын, азакка кадәр барам», дигән иде. Әйе, нәкъ шулай: гади генә пьеса һәм анда гади генә вакыйгалар сурәтләнгән.

Без Нәкыйпнең бу халәтеннән риза булмаган, әмма аңа ярдәм итүдән баш тарта алмыйча газапланган Ләйләгөлне, нәкъ шундый ук халәттәге ананы күрәбез... Финалмы? Ниндидер трагик та, кәмит тә финал юк. Кыскасы, азактан «Гали дә үз эшендә, Вәли дә үз эшендә» кала. Чөнки... чөнки бу блогерлык әле ниндидер финалга китергән хикмәт түгел. Шуңа да егетнең блогер буласы килүе үзе генә аерым тема була аламы икән – мин белмим.

Ә менә үзенчәлекле фәлсәфәсе бар пьесаның. Бу тормышта үзеңне тапмыйча юшкын гына булып калмыйсыңмы? Сораулар бар... җавапларны үзең табасың инде, кадерле тамашачы.

Бер кызыклы күзәтү: Резеда Хәертдинова пьесасында миңа персонажларның сөйләшү рәвеше ошады – аларда Илгиз Зәйниев рухы бөркелеп китә: Резеданы Илгиз Зәйниевның рухи шәкерте дип атарга мөмкиндер – сак кына адымнар белән аның эзләрен эзләүче яшь драматург. Бу фикерне Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да әйтте.

Фәридә Исмәгыйлева: «Сезгә бу проектка кушылганыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Чөнки сезнең үз проектларыгыз да күп, моннан баш тарта ала идегез. Сезнең театр – уникаль театр: зур фестивальләрдә зур призлар алган авыл дәүләт театры – без сезгә сокланабыз. Без эшли-эшли бер әйберне аңладык: тамашачыга бүгенге көн кирәк. Катлаулы трагедияләр, зур классик әсәрләр куйсак та, бүгенге көн драматургиясе кирәк. Илгиз комедияләре кирәк халыкка. Мин Резеда пьесасын укыгач, бер-ике җирдә Илгиз Зәйниевка охшашлыкны тотып алдым. Заман драматургиясе театрларга җитми – бу проектны шуңа башладык.

Бөгелмә рус дәүләт театрында 2 эскиз карадык – бик заманча әсәрләр. Актаныш халык театрында бер эскиз карадык. Узган атнада Туймазыда булдык – мин анда сәгать ярым буе көлдем генә. Без хәзер сезгә үз теләгебезне генә җиткерә алабыз – бу әсәрне репертуарга алсагыз, җиңел генә уйнарлык спектакль була. Моны караячаклар. Әлбәттә, әле җиңеллек җитмәде – монысы режиссерга теләк инде».

Бу эскиз алга таба эшләнеп репертуарга алынырмы – монысын, әлбәттә, Әтнә театры җитәкчелеге хәл итәчәк. Әлегә ул башка спектакльләрнең декорацияләрен һәм кул астындагы костюмнарны гына кулланып куелган. Куелып бетерелергә карар ителсә, Резеда Хәертдинова белән Дамир Сидеев эшләп бетерергә әзер. Резеда эскизны карау процессында җитешсезлекләрен дә күргән, ничек төзәтергә икәнлеген дә чамалый.

ххх

Әлмәт театры оештырган заманча драматургия семинар-лабораториясенең театрларны заманча драматургия әсәрләре белән тәэмин итү омтылышыннан тыш тагын бер зур «плюсы» бар – театрлар арасында уртак проектлар булдырыла. Әлегә театрларны кыска вакытка бергә туплый торган проектлардан «Тантана» театр премиясе һәм Театраль сабантуй гына бар. Әмма болар бәйгеле-бәйрәмле башка форматлар. Ә ике театр арасында күпер салучы мондый проектны әле белми идем. Дәвамлы булсын!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus