Быел язгы ташу вакытында Казанның 16 бистәсенә су басу куркынычы яный - исемлек
Быел язгы ташу вакытында Казанның 16 бистәсенә су басу куркынычы яный. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин эшлекле дүшәмбедә сөйләде, дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, аеруча куркыныч зонасына кергән бистәләрнең атамаларын рус телендә китерәбез:
- Борисоглебское, Сухая Река, Савиново, Красная Горка, Ягодная слобода, Салмачи, Первомайский, Мирный, Царицыно, Карьер, Аки, Малые Клыки, Кульсеитово, Вознесенское, Константиновка, Самосырово.
Март ахыры — апрель башында, көчле җылыну көтелгән чорда, хәл аеруча катлауланырга мөмкин.
Казан мэры Ильсур Метшин быелгы кышта явым-төшем буенча яңа рекорд куелуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, февраль аенда 89 миллиметрга якын явым-төшем төшкән, бу уртача айлык норма — 37 миллиметрдан 2,5 тапкырга күбрәк.
Элекке максимум 1966 елда теркәлгән булган һәм ул 83 миллиметр тәшкил иткән. Бу күрсәткеч хәзерге рекордтан алты миллиметрга кимрәк.