Яман гадәтләрдән арыну өчен дога
«Хозур дин турында» сәхифәсендә яман гадәтләрдән арыну өчен дога чыкты.
«Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый»
Мәгънәсе: «Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә»
Әгәр без һәрдаим шушы доганы кылуны гадәткә кертсәк, Аллаһының рәхмәте белән, холкыбызны күркәм итә алырбыз.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр кеше бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела алмаса, Аллаһы Тәгалә аның ашау-эчүне ташлавына мохтаҗ түгел», – дип әйткән.