Киләсе атнада Татарстанда халыкка хәбәр тарату системасын тикшерәчәкләр
4 мартта Татарстанда республика хәбәр тарату системасын планлы тикшерү булачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 10:40 һәм 10:45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләмле сирена җиһазлары кабызылачак (алдан республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә). Ә 10:43 сәгатьтә мөһим хәбәр тапшыру өчен теле- һәм радиоканалларны вакытлыча туктатып тору планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Халыкка тынычлыкны сакларга киңәш ителә. Сирена тавышын ишетмәгән очракта, бу турыда хәбәр итү кирәкми.
Системаны Бөтенроссия күләмендә тикшерү елына ике тапкыр — яз һәм көз айларында уздырыла.
«Внимание всем!» сигналы — ул халыкның игътибарын мөһим мәгълүматка юнәлтү өчен бердәм сигнал. Ул сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телерадиоканаллар яки транспорт яки башка техник чараларның өзек-өзек тавышы аша бирелә ала.